ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2013 ел
шимбә
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгындагы хәлләр турында бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Сүз язгы-кыр эшләренең тәмамлануы һәм чәчүлекләрдәге хәлләр хакында барды.
Киңәшмә гадәттәгечә ТР Хөкүмәт Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Татарстан Республикасында шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экология ике айлыгына бүген республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров нәтиҗә ясады.

Киңәшмә гадәттәгечә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды, аны Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Бүгенгә Татарстан Республикасында 1 млн.92 мең кв.м торак, яисә еллык йөкләмәнең 45,6 проценты сафка бастырылган. Апас, Лаеш, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнары еллык планны үтәгәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үткән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

14
июнь, 2013 ел
җомга

Казанда Универсидага әзерлек эшләре тәмаланды диярлек, Татарстан башкаласы тулысынча студент Уеннарына әзер булсын өчен транспорт инфраструктурасы һәм төзекләндерү буенча берничә эшне генә бетерәсе бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белән бергә Универсиада объектларын карап чыкканан соң хәбәр итте.  

Бүген “Помары” 500 кВ подстанциясендә ( Мари Эл Республикасы) яңа югары вольтлы “Помары-Удмуртская” 500кВ электр үткәргеч линиясен файдалануга тапшыру тантанасы булды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Федеральная сетевая компания Единой энергитеческой системы” (ФСК ЕЭС) ААҖ идарәсе рәисе Олег Бударгин, Мари Эл Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Виктор Попов, төзелеш һәм энергитика компанияләре вәкилләре катнашты.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга эш визиты кысаларында Татарстан башкаласында Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага төзелгән кайбер объектларны карап чыкты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов озата йөрде.

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков авыр атлетика буенча 2013 елда Европа чемпионы Дмитрий Хомяков һәм авыр атлетика буенча яшүсмерләр арасында 2013 елда дөнья чемпионатында җиңүче Артем Окулов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, ТР урман хуҗалыгы министры – ТР Авыр атлетика федерациясе президенты Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

12
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәскәүдә Бөтенроссия халык фронты съездында катнашты. Съездда катнашучылар оешма базасында хәрәкәт төзү өчен тавыш бирделәр һәм устав кабул иттеләр. Шулай ук алар бертавыштан хәрәкәт атамасын үзгәртү өчен тавыш бирделәр. Хәзер БХФ "Народный фронт — за Россию" дип аталачак. Бөтенроссия халык фронтын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкләде.

«КамАЗ «Bravis» маркалы яңа автобуслар ачкычларын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль районнарының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының спорт учреждениеләренә тапшырды. Чара С.Сәйдәш исемендәге ЗКЗ каршындагы мәйданчыкта узды. Тантанада  ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелеге вәкилләре, "КАМАЗ-Марко" ААҖ генераль директоры Илшат Сөнгатуллин, Мәскәүдәге Marcopolo компаниясе вәкиллегенең генераль диреткоры Юрий Эдуардо Кайо кунак буларак катнаштылар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International