ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2012 ел
сишәмбе

Казанда Ауропа яһүд конгрессы яклавы астында милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган халыкара конференция узарга мөмкин. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген Ауропа яһүд конгрессы президенты, Толерантлык һәм килешү буенча Ауропа Советы рәистәше Вячеслав Кантор һәм Федерация Советының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Михаил Маргелов белән очрашуы вакытында әлеге чараны Татарстан башкаласында уздыру перспективалары каралды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясенең башкаручы директоры Иван Бортник белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
1 апрельдән “ТР өчен илле иң яхшы инновацияле идея” дигән VΙΙI республика бәйгесе старт алды. Конкурсны елдагыча ТР Инвестиция-венчур фонды ТР Фәннәр академиясе һәм Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды белән берлектә оештыра. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында конкурска заявкалар кабул ителә башлау турында игълан ителде. Очрашуда ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов белән ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров катнашты.

2
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия энергетика агентлыгы” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе генераль директоры Тимур Иванов белән очрашты.
Татарстан җитәкчелеге республиканың хокук саклау органнары системасында проблемалар булуын таный һәм аларны хәл итү өчен ярдәм итәргә әзер. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы прокуратурасында эчке эшләр органнары тарафыннан җинаятьчелеккә каршы тору һәм законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү эшен оештыруны тикшерү нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.

Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм хезмәткә чакыруны оештыру, аны уздыру буенча РФ Оборона министрлыгы үткәрә торган Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы да катнаша. Былтыр шушы эш йомгакалары буенча республика Үзәк хәрби округында I урынга чыккан – бу хакта әлеге хәрби округ Хәрби советының быел 10 февральда кабул иткән күрсәтмәсе бар.


30
март, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков Грециянең “Амботис” туристлык концерны президенты Георгий Куртидис белән очрашуда туристлык һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре буенча фикер алыштылар.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясенең Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы генерал-полковник Геннадий Кириллов белән очрашты.
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү чорында балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк. Бүген ТР Хөкүмәт йортында республикада күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә ТР Президенты вазифаларын башкаручы-Премьер-министр Илдар Халиков шулай дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International