ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорскида тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды. Тантанада ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.


19
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Сентябрьдә Татарстанда 1,223 млн. дәүләт хезмәте электрон рәвештә күрсәтелгән. Шуларның яртысыннан күбрәге - ЮХИДИ штрафларын түләү. Ул хакта бүген дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен электрон рәвештә бирүгә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков үткәрде.


18
октябрь, 2011 ел
сишәмбе

Быел көзге чакырылыштан башлап, 1 елга хезмәткә китүче Татарстан егетләренә, хәрби хезмәткә китүче сумкасы һәм кесә телефонына өстәп, банк картасы да биреләчәк.


14
октябрь, 2011 ел
җомга

Бүген Татарстан башкаласында театр сәнгатен яратучылар өчен зур вакыйга - В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры 220 еллык юбилеен билгеләп үтә.

ABBYY Language Services компаниясе 2013 ел Универсиадасына лингвистик хезмәтләр күрсәтергә мөмкин. Ул хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең генераль директоры Иван Смольников белән сөйләште. Очрашуда шулай ук вице-премьер - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Универсиада Дирекциясе директоры урынбасары Азат Кадыйров та катнашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи урыннарында чираттагы җәяүле экскурсиядә булды.


13
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Республикада гамәлдәге мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру күпкатлы торак йортларны капиталь төзекләндерү схемасы буенча алып барылачак. Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы законның үтәлешенә багышланган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

2008 елдан, ягъни күпкатлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, Татарстанда бу эшләрне башкаруга 24,6 млрд. сумлык финанслар тотылган. Гомуми мәйданы 27,2 млн кв. метр булган 6,6 мең күпкатлы йорт капиталь төзекләндерелгән. Ягъни әлеге программаны 4 ел дәвамында гамәлгә ашыру гына да бездәге күпкатлы йортларның 42 процентында яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм иткән. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы законның үтәлешенә багышланган киңәшмәдә яңгырады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Константин Цицин катнашты.


12
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Бүген Лаеш районының Усад бистәсендә яңа производство – “Нәфис-Биопродукт” җәмгыятенең майонезлар, кетчуп һәм соуслар җитештерү, төргәкләү комбинаты ачылды. Әлеге яңа производство “Нәфис” компанияләр төркеменә керүче предприятиеләр җитештерә торган майонез, кетчупларның ил базарындагы өлешен арттырыга да ярдәм итәчәк, ди җитәкчелек. Яңа производствоны ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты,“Нәфис” компанияләр төркеме хуҗаларының берсе Ирек Богуславский, идарә рәисе урынбасары Андрей Донских җитәкләгән Россия “Саклык банкы” делегациясе, “Внешэкономбанк” делегациясе , Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлык-ведомстволар җитәкчеләре һ.б. катнашында узды.

Россия Саклык банкының кече бизнес белән эшләү концепциясе, бизнесның бу төре һәм яңа гына эш башлаган эшкуарлар өчен аның яңа һәм модификацияләнгән продуктлары, финанс институтлар белән эшкуарларның иҗтимагый оешмалары арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре, кече бизнес үсешенә этәргеч буларак дәүләт ярдәме, эшкуарлыкка милки ярдәм формасы һәм инновацион икътисад формалашуның әһәмиятле өлеше буларак технопарклар системасы үсеше.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International