ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе – зур Халыкара спорт ярышлары үткәргәндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физкультура һәм спорт, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары, 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча РФ Президенты каршындагы Куркынычсызлык советы эшче төркеменең 9 нчы утырышы кысаларында әнә шулай дип белдерде.

21
июль, 2010 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Халыкара футбол федерациясе (FIFA) Башкарма комитеты делегациясе белән очрашты.
Бүген Казанда Федераль казначылык һәм Федераль казначылык юридик хезмәте органнары җитәкчеләренең “Суд актларын үтәүдә яңа механизмнар” дигән темага Бөтенроссия киңәшмәсе үтә.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов, кеше хокуклары буенча Ауропа суды каршындагы РФ вәкиле Георгий Матюшкин, РФ Финанс министрлыгының Хокук департаменты директоры Светлана Ячевская һәм башкалар катнашты.

20
июль, 2010 ел
сишәмбе
Агымдагы елда республикада сулыкларда 91 кеше, шул исәптән 17 бала батып үлгән. Узган ел бу сан 123 белән исәпләнгән иде. Пляжларда исә 3 кеше үлгән, дип хәбәр ителде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Эмиль Фазлеев әйтеп үткәнчә, бу җәй республикага бик күп сюрпризлар бүләк итәчәк. “Татарстан халкының күбесендә йөзү культурасы һәм үз-үзен саклау хисе - юк дәрәҗәсендә. Кешеләр суга сикереп чума, исерек хәлдә суга керә. Бу исә фаҗигаләргә китерә дә”, - диде ул.
“Бүгенге көнгә бөртеклеләрнең язмышы хәл ителгән”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР вице-премьеры – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренә караганда, корылык аркасында, хәл катлаулы булып кала бирә. “Быел 1 млн. тоннадан артык иген җыеп алырга мөмкин түгел”, - дип белдерде Марат Әхмәтов, шулай ук кукуруза, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм күпъеллык үләннәрнең торышы начар булуын белдереп. Республика шикәр чөгендере белән шөгыльләнүче көньяк төбәкләрдән шикәр сатып алырга планлаштыра. Бәрәңге гектарыннан 60-70 центнер чыгар дип көтелә.

19
июль, 2010 ел
дүшәмбе
Воронеж өлкәсе җитәкчелеген эшмәкәрлеккә ярдәм итү, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеге өлкәләрендә Татарстанда тупланган тәҗрибә кызыксындыра. ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков белән очрашуда өлкә губернаторы урынбасары - Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Александр Ганов шулай дип белдерде.
Бүген рәсми рәвештә Биектау муниципаль районы Башкарма комитетын җитәкләгән, бер үк вакытта район башлыгы вазифасын башкаручы Рөстәм Кәлимуллинга яңа постта районга элеккеге данын кайтару өчен бик күп тырышырга кирәк булачак. Муниципаль район Советының бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар-ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депуталары катнашында узган утырышында районның социаль-икътисади үсеше белән бәйле проблемалар күтәрелде.

16
июль, 2010 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең П.А.Герцен исемендәге онкология фәнни-тикшеренү институты директоры, академик Валерий Чиссов белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Борис Менделевич катнашты.


15
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград бораулау техникасы заводы генераль директоры Николай Зацаринный ике якка да файдалы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.

Бүген Россиядә РФ Кораллы Көчләренә чакырылыш төгәлләнде. ТР Министрлар Кабинетында беренче вице-премьер - республика чакырылыш комиссиясе урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган ТР чакырылыш комиссиясе утырышында Татарстанда 2010 елгы язгы чакырылыш кампаниясенә нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодинның сүзләренә караганда, республикада язгы чакырылыш тулаем алганда оешкан төстә узган. Шәһәр-районнарда чакырылышны тәэмин итү буенча чараларны үтәмәү һәм хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Быел армиягә 7 меңнән артык татарстанлы киткән. Чакырылыш комиссияләренә 30476 граждан чакырылган, шуларның 99,3 проценты килгән. 193 татарстанлы армиягә барудан качып йөргән. Аларның күпчелеге хәрби хезмәткә яраклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International