Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин таможня хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Зеленодольскка эш сәфәре кысаларында берничә җитештерү объектында булдылар.
Бүген А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты - КНИТУ-КАИның Попечительләр советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Утырыш башланганчы Алексей Песошин югары уку йорты җитәкчелеге вәкилләре белән аның киләчәк үсеше планнары белән танышты, КНИТУ-КАИ лабораторияләрендә һәм уку сыйныфларында булды.
Бүген Казанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Ведомство белгечләре 2025 елда Татарстан Республикасы җинаять-үтәтү системасының оператив-хезмәт, җитештерү-хуҗалык һәм финанс-икътисадый эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия ФСИН сак һәм конвойлау идарәсе башлыгы Сергей Елисеев һәм башкалар катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казанның Киров район судының яңа бинасында булдылар. Аларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озата йөрде.
Бүген Россия Федерациясе илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров мөрәҗәгать итте. 2025 елда ведомство эшчәнлегенә багышланган фильм күрсәтелде.
Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели һәм предприятиеләрнең инвестицион активлыгын саклап кала. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте.
Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.