ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2024 ел
җомга

Алексей Песошинның Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлавы


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

2025 елга кадәр үзләштерелергә тиешле «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен Татарстан 1,7 млрд сумнан артык акча алган. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта туризмны үстерү планнары турында сөйләделәр.


27
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавы.


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты- КАИның Попечительләр советының күчмә утырышын уздырды. Чара Казанда В.И. Шимко ис. «Радиоэлектроника» фәнни-тикшеренү берләшмәсендә узды. 


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Утырыш 2023 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларына багышланды.

Чара Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында узды.

Утырышта Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев кунак булды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2023 елда ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил адресына эшкуарларның 1217 мөрәҗәгате кергән. Бу 2022 елга караганда ике тапкыр азрак (3296). Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев белдерде.

Бүген Казанда 2023 елда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасының гражданнар оборонасы һәм территориаль өстәмә системасы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2024 елга бурычлар билгеләделәр. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XIX Бөтенроссия ярышларын ачуда катнашты. Чара Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында узды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бүлекчәләренә яңа техника ачкычларын тапшырды. Тантана Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киң вәкиллекле уртак утырышы кысаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International