ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының яңа тулай торагында булды. 19 катлы бина төзелеше Казанның Яруллин урамында 2013 елның сентяберендә башланган иде, бүген объект төзелеше тәмамланды. 

Бүген Казанның Яңа Савиново районында республикадагы иң зур мәктәп ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Кадерле дуслар!
Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, республика мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында «Заман» сәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләре комплексын төзү нигезенә тантаналы рәвештә капсула салынды, анда, төзелешне башлауга багышлап, киләчәк буыннарга аталган хат та бар иде.

Зәй районы - Татарстан Республикасы икътисады өчен җитди төбәк, ул Кама сәнәгать кластерында урнашкан, һәм бүген без икътисадта яңа алымнар, яңа индустриаль мәйданчыклар һәм яңа предприятииеләр төзү турында сөйлибез. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районы активы белән очрашуда белдерде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Зәй шикәре» ААҖнең җитештерү цехларында булды.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районына эш сәфәре кыла.

«Зәй шикәре» предприятиесендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Зәй муниципаль районы җитәкчелеге вәкилләре озата йөрде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Зәй политехника көллияте базасында энергетика өлкәсендә ресурс үзәк ачыу тантанасында катнашты. Биредә энергетика өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча белем бирү үзәге булдырылган. Зәй политехника көллияте территориясендә барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән ике уку-тренировка полигоны урнашкан. Әлеге ресурс үзәге - республикада беренче һәм әлегә бердәнбер.
Бүген Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Зәйдә "Энергия" стадионында булды. Ул стадионны төзекләндерү эшләре белән танышты, эшләрелның сентябрь аенда башланган һәм график буенча дәвам итәләр. 
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТРның Әгерҗе муниципаль районында яңа мәктәп һәм күп функцияле үзәк ачылышында катнашты.

Илдар Халиков Яморза авылы халкын күп функцияле үзәк ачылу белән котлады. Ул ассызыклаганча, соңгы 4 елда Татарстанда 184 шундый үзәк ачылган.
Бүген Сарман районының Ләке авылында күп функцияле үзәк ачылды, шулай итеп хәзер бер түбә астында мәдәният йорты, фельдшерлык-акушерлык пункты эшләячәк. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International