ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Зөя утрау-шәһәрлегендә “Татар бистәсе” археологик казу эшләре урынында Россия өчен уникаль Агач археологиясе музее ачыла. Бүген проект “Яңарыш” республика фондының халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советының күчмә утырышында тәкъдим ителде.

Утырыш Зөядә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашында һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров рәислегендә узды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген “О'Кей Груп” генераль директоры Тони Денис Махер белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара авыр атлетика федерациясе башлыгы Тамаш Аян белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Авыр атлетика федерациясе президенты Сергей Сырцов һәм Россия яшүсмерләр җыелма командасының өлкән тренеры Николай Колесников катнашты.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасына танышу визитына «София Антиполис» (Sophia Antipolis Science Park, Франция) технопаркына нигез салучы Пьер Лаффитны һәм «София Антиполис» фонды президентын Доминик Фашны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакырды. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Ницца шәһәрендә урнашкан «София Антиполис» технопаркында булдылар.

Pegas (аэрокосмос юнәлеше), Eurobiomed (биомедицина), SCS (Secured Communicating Solutions) һәм Optitec (мәгълүмат технологияләре) француз сәнәгать кластерлары вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ниццада очрашты.

Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков губернатор урынбасары Хуа Цзяньхуэй җитәкчелегендәге Кытайның Аньхой провинциясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР вице-премьеры – сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашты.

Әйләнә-тирә мохитне, тарихи ядкярләрне һәм мәдәни мирасны саклау, фән сыешлы технологияләрне актив куллану – барлык бу мәсьәләләр, Россиянең алга киткән икътисадый регионнарыннан берсе буларак, Татарстан өчен дә бик мөһим.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ниццада (Франция) уздырылучы «Инновацион шәһәр» (Innovativecity 2014) халыкара конференциясе ачылышында хәбәр итте.

Конференция өченче мәртәбә уздырыла һәм төрле илләрдән килгән экспертларның игътибарын җәлеп итә.

Ницца Лазур яры метрополиясенең президенты урынбасары, Ницца мэрының икътисад һәм сәнәгать буенча урынбасары Кристиан Тордо һәм Ницца Лазур яры метрополиясенең икътисад, инновацияләр һәм коммуникацияләр буенча генераль директоры Дидье Виссельман белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Nice Acropolis бинасында узды. Рөстәм Миңнеханов Ницца җитәкчелегенә “Инновацион шәһәр” (Innovativecity 2014) халыкара конференциясендә катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде.


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионда (Франция) «Рено Тракс» (Renault Trucks) компаниясенең җитештерү цехларында булды. Renault Trucks – граждан һәм хәрби йөк автомобильләре җитештерүче француз компаниясе. Компаниягә 1894 елда сәнәгатьче Луи Рено нигез салган. Renault концерны бүлекчәләренең берсе булган. «Рено Тракс» компаниясе хәзерге вакытта Volvo Group компаниясенә карый.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лион (Франция) шәһәре янындагы “Акыллы йорт” проекты белән танышты. “Акыллы йорт” проектының төп үзенчәлеге шунда: ул энергияне җитештергәнгә караганда азрак куллана. Йорт экологик чиста материаллардан төзелгән, тәрәзәләр өч катлы пыяла пакеттан тора, бинага җылылык изоляциясе ясалган, кояш батареяләре энергиясе кулланыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International