ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Мәскәүдә Россия Иҗтимагый телевидениесе советының беренче утырышында катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH International компаниясе генераль директоры Франко Фузиньяни белән очрашты.

3
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ИКОМОС экспертлары белән бергә Зөя утрау-шәһәрчегендә булды.
Бүген Казанда ТР Ветераннары (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасына 25 ел тулу уңаеннан конференция узды. Конференция эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Чыгышы башында Илдар Халиков Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында барлык җыелганнарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. ТР Премьер-министры яшь буынны тәрбияләгәннәре, республика тормышында актив катнашканнары, Татарстан иминлеге өчен фидакарь хезмәтләре өчен, ветераннарга рәхмәтен белдерде.

2
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының консультатив органы экспертлары Виши Золт һәм Гергели Надь борынгы Болгар шәһәрендә булдылар. Аларны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата барды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты консультатив органы экспертлары Виши Золт һәм Гергели Надь белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү федераль хезмәте җитәкчесе Александр Фролов һәм Бөтендөнья метеорология оешмасы генераль секретаре Мишель Жарро белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда шулай ук республика экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров катнашты.
Бүген ТР Актаныш муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы вазыйфасын башкаручы сайланган. Ул – Фаил Камаев. Моңа кадәр ул Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе иде.

Бүген Казанда гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча төбәк проблемаларына багышланган халыкара фәнни конференция ачылды. Ул БДБ илләре гидрометеорология буенча дәүләтара советының 24 нче сессиясе кысаларында оештырылган. Чара Казан (Идел буе) федераль университеты базасында уза. Бүген конференциянең ачылышы УНИКСның кече залында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Фролов, Бөтендөнья метеорология оешмасы генераль секретаре Мишель Жарро катнашында үтте.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең “Коч Холдинг”, “Ренессанс” һәм “Форд Отосан” компанияләре вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда вице-премьер – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин катнашты. Төркия делегациясен Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Эрман Ылыджак җитәкли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International