ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Октябрь башында Казанда РФ субъектларында бала хокуклары буенча вәкилләрнең VI Бөтенроссия съезды уза. Бу хакта бүген журналистларга РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң белдерде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы - Горкий тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун белән очрашты.
Татарстанда тотрыклы оператив вазгыять саклана.Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының агымдагы елның беренче яртысындагы эш нәтиҗәләре игълан ителгән коллегиядә министр Артем Хохорин шулай дип белдерде. Коллегиядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ эчке эшләр министры урынбасары–статс-секретарь Игорь Зубов, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Прокуроры Кафил Әмиров һ.б. катнашты.
“Россия Саклык банкы” ААҖ Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды проектларын финанслау белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Тройка Диалог” инвестицион компаниясе президенты һәм “Сколково” бизнес-мәктәбенә нигез салучыларның берсе Рубен Варданян белән очрашуда белдерде.

17
июль, 2012 ел
сишәмбе
Бүген кич ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев белән “Россия Саклык банкы” ААҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф Свияжск утрау-шәһәрчегендә булды.

Билгеле булганча, узган ел Татарстанда соңгы 20 елда беренче тапкыр буларак халыкның табигый үсеше теркәлде. Уңай демографик вазгыять агымдагы елның беренче яртысында да сакланган. Ә менә ил күләмендә узган алты айда халыкның кимүе күзәтелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сөйләде. Матбугат очрашуында күтәрелгән төп тема 2012 елның беренче яртысында Татарстанда демографик вазгыятьнең торышы иде.

ТР Президентының 2012 елның 16 июлендә дөнья күргән 329 нчы карары нигезендә, Айрат Рәфкать улы Нуретдинов ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.

16
июль, 2012 ел
дүшәмбе
Саклык банкы эшләнмәләре белән юмарт бүлешә һәм көндәшлелектән курыкмый. Бу хакта бүген бүген “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе президенты, рәисе Герман Греф Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде. Очрашу кысаларында “Россия Саклык банкы” ААҖ белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов белән Герман Греф имза куйды. Килешүдә якларның финанс-кредит өлкәсендәге юнәлешләре билгеләнде.
Россия Саклык банкы продукциясенең яңа линияен кертү буенча Татарстан беренче төбәк булачак. ТР кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук авыл хуҗалыгы житештерүчеләре беренче нәтиҗәләрне тоячак. Бу хакта бүген “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе президенты, рәисе Герман Греф Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң журналистларга белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International