Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Премьер-министры “Pressalit Care” һәм “V.Guldmann A/S” вәкилләре белән хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикер алышты
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Pressalit Care” һәм “V.Guldmann A/S” вәкилләре белән очрашуда “Уңайлы мохит” программасы кысаларында инвалидлар өчен җиһазлар белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов Русия Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында катнашты
Рөстәм Миңнеханов Русия Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырыш Зур Кремль Сараеның Геогргий залында узды. Анда Русия Президенты Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
Илдар Халиков: "Без хәзерге травматизм статистикасы белән берничек тә килешә алмыйбыз"
Республикада хезмәтне саклауның торышы белән бәйле вазгыять бик катлаулы кала. Соңгы елларда производствода үлем белән тәмамланган травма алу очракларының артуы гаять борчу тудыра. 2011 елда производствода һәлак булучылар саны 115 кә җиткән.Узган ел йомгаклары буенча, Татарстан Идел буе федераль округында үлем белән тәмамланган травматизм дәрәҗәсе буенча лидерлыкка чыккан. 2010 елга караганда, узган ел производствода зыян күрүчеләрнең гомуми саны бераз кими төшкән. 2010 елда ул 1020 булса, былтыр 981 кеше булган.
23
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты гражданнарны кабул итте
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша гражданнарны кабул итте. Республика башлыгы мөрәҗәгать итүчеләренең сорауларына җавап биреп, җиде гаиләгә ярдәм итәргә сүз бирде.
Рөстәм Миңнеханов: "Безне Латвия белән хезмәттәшлек итү кызыксындыра"
Татарстан компанияләре өчен транспорт һәм финанслар өлкәсендә Латвия белән хезмәттәшлек гаять кызыклы булыр иде. Бүген Казан Кремлендә Латвиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдгарс Скуя белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов EF English First белем бирү программалары директоры Кристофер Мак Кормик белән очрашты
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кембридж университеты белән хезмәттәшлек буенча департамент башлыгы, EF English First белем бирү программалары директоры Кристофер МакКормик белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты. Яклар мәгариф өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләрен күтәрде.
“Эйдос” компаниясе җитәкчелеге Татарстанда “Медицина-биология технопаркы” проектын гамәлгә ашыру теләген белдерде
“Эйдос” компаниясе җитәкчелеге Татарстанда “Медицина-биология технопаркы” проектын гамәлгә ашыру теләген белдерә. Алар бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов: “Шнейдер Электрик” белән хезмәттәшлекнең яңа стратегик юнәлешләрен билгеләргә кирәк
Бүген “Шнейдер Электрик” компаниясе белән Казан дәүләт энергетика университеты арасында белем бирү хезмәтләрен күрсәтү хакындагы килешүгә кул куелды. Документны “Шнейдер Электрик”ның Россиядәге һәм БДБ илләрендәге генераль директоры урынбасары Валерий Саженков белән КДЭУ ректоры вазифаларын башкаручы Эдвард Абдуллаҗанов имзалады. Килешүгә ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Шнейдер Электрик”ның Күзәтүчеләр советы президенты Анри Лакманн, компаниянең Россиядә һәм БДБ илләрендәге президенты Жан-Луи Стази катнашында кул куелды.
21
апрель, 2012 ел
шимбә
Рөстәм Миңнеханов иң зур халыкара реклама агентлыгы җитәкчесе белән очрашты
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “WPP” халыкара реклама агентлыгы җитәкчесе Мартин Соррелл һәм “WPP” күзәтчелек советы әгъзасы Эстер Дайсон белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов: "Без ветераннар игътибарын яңа торакка җәлеп итәргә тиеш"
Бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торак тапшыру буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре алдына Бөек Ватан сугышы ветераннары игътибарын яңа йортларга җәлеп итү бурычын куйды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз