ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2012 ел
җомга
Төркиянең Rixos отельләре челтәре җитәкчелеге Казанда кунакханәләр төзү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Rixos отельләре челтәре идарәсе сәветы рәисе Ф.Таминдже белән очрашуы вакытында хәбәр ителде. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Казанда кунакчыллык индустриясе объектлары төзелеше, башка тармакларда уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре хакында сүз барды. Ф.Таминдже Казанда 2006 елда булуын, Татарстанның, Россиянең динамик үсеше сөендерүен билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Универсиада авылы территориясендәге Халыкара мәгълүмат үзәге бинасында булды. Республика башлыгы тукландыруны оештыру системасы белән танышты һәм 2013 нче елгы уеннарда катнашучылар өчен әзерләнәчәк меню ашамлыкларыннан авыз итте.
“Иннополис Казан” Инновация үзәген үстерү планын май аенда рәсми төстә бастырып чыгару күздә тотыла. Бүген ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сингапурның «RSP Architect» компаниясе генераль директоры Ли Тай Кер (ул әлеге проектны әзерләү белән шөгыльләнә) белән очрашуы нәтиҗәләре буенча журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте. Республика башлыгына иннополис төзү буенча мастер-план тәкъдим ителде.

19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанны Калуга өлкәсеның инвесторларны җәлеп итү тәҗрибәсе кызыксындыра. Моның турында бүген ТР Президенты Рөстәм Миннеханов Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белән очрашу вакытында әйтте.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсенә эш сәфәре вакытында “Воскресенское” коттеджлар бистәсендә һәм автомобиль сәнәгате өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча уку үзәгендә булды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсенә эш сәфәре кысаларында “Гестамп-Северсталь” уртак предприятиесе штамповкалау производствосында һәм “Фольксваген” концерны автомобиль заводында булды. Республика башлыгын өлкә губернаторы Анатолий Артамонов озатып йөрде.
“Грабцево” индустриаль паркында урнашкан заводта автомобиль кузовларының штамповкаланган детальләре эшләп чыгарыла.

18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәттә эш сәфәрендә булды. Ул Нефтьчеләр урамындагы 45 фатирлы торак йорт төзелешен төгәлләү буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Винербергер АГ» концерны идарә рәисе Хаймо Шойх белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер һәм башкалар катнашты.
 Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның тарихи үзәгендә “Б кварталы” төзелеше проектын тәкъдим иттеләр. Бу уңайдан ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Барселона баш архитекторы Хосе Асебильо катнашты.
Казанда республика “Ветераннар йорты”н төзү мәсьәләсе бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә күтәрелде. Күчмә киңәшмә РОСТО (ДОСААФ) бинасында узды. “Ветераннар йорты”н нәкъ менә аның мәйданнарына урнаштыру күздә тотыла.Проект хакында фикер алышуларда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International