Бүген Казанда тарихи вакыйга – төзекләндерүдән соң Апанай мәчете ачылды. Мәчетне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәрәҗәле кунаклар һәм дин әһелләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан синагогасында булды һәм шәһәрнең яһүдләр дини җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.
Узган 11 ай йомгаклары буенча, Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык бирем 84 процентка үтәлгән. Барлыгы 2 млн 7 мең 600 кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. 27 муниципаль район еллык планны тулы күләмдә башкарып чыккан. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә әлеге районнар адресына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.
“Республика җитәкчеләренә Интернеттан мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен шәһәр-районнарда парк-скверларның бүгенге хәле борчый. Һәрвакыт бу юнәлешкә игътибар җитмәвен сизә идек, тик җитәрлек эшләнмәде. Әлеге тема безнең экологик программаларда яктыртылырга тиеш”. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм сафка бастыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Актаныш районында эшләр тиешенчә бара һәм алга китеш бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы мәдәният йортында җирле актив белән очрашуда белдерде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында Автошәһәрдә төзелүче IT-паркта һәм “КАМАЗ” ААҖндә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” ААҖ ндә булды. Аны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков озатып йөрде.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Фәннәр академиясенең Информатика институтында булып, Фәннәр академиясе һәм институт җитәкчелеге, галимнәре белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева Россия Федерациясе делегациясе составында Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаевның инаугурациясендә катнашты. Алмазбәк Атамбаевның Кыргызстан Президенты вазифасына сайлануы уңаеннан Зилә Вәлиева Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләре җиткерде һәм бүләк тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан епархия идарәсе бинасы комплексында булды. Ул объектта алып барыла торган төзекләндерү эшләре барышы белән танышты, ремонтланган биналарны карады, эш һәм төзелеш материаллары сыйфатын бәяләде.