Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа проектларны гамәлгә кую буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин белән очрашты. Шуның кысаларында Татарстан Республикасы һәм агентлык арасындагы хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында торак төзелеше, шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча торакны гамәлгә кертү, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, 2011 елда гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖ коллективын предприятие оешуның 80 еллыгы белән котлады. “Казан моторлар төзү берләшмәсе”нең 80 еллыгына багышланган тантана “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды.
Узган елгы корылыктан соң, быел табигать фидакарь авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сөендерде. Уңайлы һава шартлары республика амбарларын 5 млн. тоннадан артык ашлык белән тулыландырырга мөмкинлек бирде. Татарстанда бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 32,5 центнер тәшкил итте. Шушы мул уңышны тәэмин иткән фидакарьләрне якынлашып килүче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан бүген “Баскет-холл”да хөрмәтләделәр. Уңыш бәйрәменә аларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.
Бүген Кама Аланында хастаханә һәм тернәкләндерү үзәгенең яңа биналарын ачу тантанасы узды. Тантанада ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов, шулай ук, РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Юрий Осинцев катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Чистай” индустриаль паркының төзелеш мәйданчыгында булды. Парк төзелеше белән шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башка рәсми затлар танышты.
“Радиоприбор” җәмгыяте 70 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан бүген предприятиедә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Бирегә шулай ук “Ростехнологии” Дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары Алексей Алешин, “Радиоэлектронные технологии” концерны генераль директоры Николай Колесов һ.б. килгән иде.Биредә республика башлыгын предприятиенең финанс күрсәткечләре белән таныштырдылар.
Бүген “Ашан” гипермаркетлар челтәренең Казандагы тәүге кибете ишекләрен ачты. Аның ачылышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Чарада шулай ук Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, “Ашан”ның Россиядәге президенты Франсуа Коломбье, “Ашан Россия” генераль директоры Жан-Пьер Жермен, “Ашан Казан” гипермаркеты директоры Ришар Деннелен һ.б. катнашты.
Газ инфраструктурасы объектларының имин эшчәнлеге өчен “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, республика җитәкчелеге, муниципаль хакимият органнары да җавап бирергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган газ инфраструктурасының имин эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашучыларга әнә шул хакта искәртте.
2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек чорында планлаштырылган зур спорт чаралары чемпионатны оештыру өчен Казанның гаять зур өстенлеге булып тора. Бүген “Россия-2018 оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Сорокин Казанда 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек буенча төбәк оештыру комитеты утырышы төгәлләнгәннән соң журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.