ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2011 ел
пәнҗешәмбе
РФ Социаль иминият фондының ТР төбәк бүлеге белән 1 апрельдән Рамил Гайзатуллин идарә итә башлый. Бүген яңа идарәчене коллективка ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән РФ Социаль иминият фондының Оештыру- кадрлар белән эшләү департаменты башлыгы Владимир Исаков тәкъдим итте.

30
март, 2011 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз тарихында беренче тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган “Динамо-Казан” туплы хоккей клубы уенчыларына, тренерлар штабы һәм җитәкчеләренә котлау телеграммасы юллады.
Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның арест салынган һәм конфискацияләнгән милекне сатуга кагылышлы пилот проекты Татарстанның электрон мәйданында тормышка ашырылачак. Бүген ТР Хөкүмәте йортында Министрлар Кабинеты белән Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлык арасында тәҗрибә мәгълүмат ресурсын эшләүдә һәм кулланылышка кертүдә хезмәттәшлек буенча Килешүгә кул куелды. Документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Валерий Белый имзалады.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең сыйфат премияләрен алуга уздырылган чираттагы бәйгегә тантаналы шартларда йомгак ясалды. 2010 ел бәйгесенең лауреат һәм дипломантларын Премьер-министр Илдар Халиков бүләкләде.

29
март, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан шәһәр һәм районнары территорияләрен 1 апрельдан башлап санитар чистарту буенча игълан ителгән ике айлык мәсьәләләре хакында бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта сүз булды.

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров чыгышында белдергәнчә, экология өлкәсендә контрольлек итүче инспекторлар иярченле навигаторлы нетбуклар белән “коралландырылачак”, рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр хасил булуын, объектларда санитар-экологик торыш авиация файдаланып тикшереләчәк.
Бу көннәрдә Казанда су ресурслары һәм аларны рациональ файдалану проблемалары хакында зур фикер алышулар уза. Татарстан башкаласында бүген “Чиста су” ΙΙ махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм шул ук исемдәге конгресс ачылды. “Казан ярминкәсе”ндә чараларның тантаналы ачылышы ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Федерация Советы рәисе урынбасары киңәшчесе -“Россия су җәмгыяте” Идарә рәисе Александр Катков, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары һ.б. катнашында узды.

26
март, 2011 ел
шимбә
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. ТР нефть, газ, химия комплексы үсеше өчен мөһим булган мәсьәләләр каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татнефть” ААҖ Директор Советының чираттагы утырышы узды.
Бүген республикада авыл хуҗалыгы тармагында өстенле юнәлеш булып гаилә фермаларын төзү тора. Республика җитәкчелеге тарафыннан 2015 елга аларның санын 1000 гә җиткерү бурычы куелган. Бүген бу мәсьәлә ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә күтәрелде.
Агымдагы ел башыннан март ахырына кадәр Татарстанда 500 мең кв. метр мәйданда торак сафка басар дип көтелә. Бу еллык биремнең 21 проценты булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Киңәшмәдә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International