ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2011 ел
җомга
Татарстан Республикасы белән Финляндияне инновацияләр кертү һәм куллану максаты берләштерә. Бу хакта бүген Финляндия Республикасына эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Лахти шәһәрендәге табигый энергия чыганакларын өйрәнүче үзәктә булды.

24
март, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу “Исламия” Татар мәдәни-дини үзәгендә узды.
Бүген очрашуда Финляндия Президенты Тарья Халонен белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәктә Россиянең динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе буларак Татарстанның Финляндия белән мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикерләште.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән Финляндия башкаласы – Хельсинкига килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Финляндия Республикасына сәфәре башланды. Финляндия башкаласы Хельсинкида ике көнлек визит программасына Финляндия Республикасы Президенты Тарья Халонен, Финляндиянең икътисади үсеш министры, Финляндия тышкы сәүдә министры белән очрашу, Татарстан делегациясенең “Экспомет” семинарында, шулай ук Татарстан белән Финляндиянең уртак эшче төркемнәре утырышында катнашуы каралган.

23
март, 2011 ел
чәршәмбе
Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешүенә 25 мартта бер ел тула. Шушы вакыт эчендә республика тормышында ниләр үзгәргән, Президентлыкның беренче елын Миңнеханов үзе ничек бәяли? Бу хакта республика башлыгы бүген ТР Хөкүмәт йортында республика ММЧ җитәкчеләре белән очрашуда сөйләде.
Бүген “Корстон”да Татарстанда фермерлык хәрәкәте төзелүгә 20 ел тулуга багышланган тантанада ясаган чыгышында Президент Рөстәм Миңнеханов бу юбилейны республиканың агросәнәгать комплексы өчен мөһим вакыйга дип бәяләде. Татарстандагы меңнәрчә фермерларны, крестьян хуҗалыкларын җитәкләүчеләрне юбилейлары белән котлап, Президент аларга сәламәтлек, оптимизм, эшләрендә унышлар теләде.

22
март, 2011 ел
сишәмбе
Быел 1 гыйнвардан кертелгән закон буенча, Татарстан территориясендәге зур сулыкларның аерым участокларында түләүле балык тоту гамәлдә кала бирә. Ләкин һәвәскәр һәм спорт кызыксынуыннан гына балык тотучыга нинди хезмәтләр өчен акча түләргә тиеш булуы хакында анык кына әйтү мөмкин түгел, чөнки акча түләткән кадәр уңайлыклар булдырылмаган. Дөрес, балык тоту турында федераль закон бар, ләкин ул камил түгел һәм кайсы урыннарда бушлай балык тоту рөхсәт ителгәне хакында да әйтелмәгән.
Бүген Казанда “Идел буе федераль округында федераль һәм территориаль геологик мәгълүмат фондларының бердәм системасы эшчәнлеге” дигән ике көнлек семинар эшли башлады. Татарстан башкаласының Россия һәм халыкара масштабтагы бихисап чараларны кабул итү буенча бай тәҗрибәсе булса да, мондый юнәлештәге чараның бездә әле тәүге тапкыр үткәрелүе. Округ семинарын “Идел буе федераль округы буенча геологик мәгълүмат террриториаль фонды” федераль дәүләт учреждениесе Татарстандагы филиалы базасында оештырган. Семинарның пленар утырышы бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Ривьера” комплексында узды. Чарада шулай ук Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Россия федераль геология фонды, ТР министрлык-ведомстволар вәкилләре һ.б. катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International