ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2011 ел
якшәмбе
Якындагы перспективада нефть чыгару Татарстан икътисадының нигезе булачак. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда әнә шул хакта хәбәр итте.

12
март, 2011 ел
шимбә
Бүген Мәскәү мэры Сергей Собянинга IT-технологияләр өлкәсендә Татарстан эшләнмәләре тәкъдим ителде. Кунакны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Бүген Мәскәү мэры ТР Лаеш муниципаль районының Столбище бистәсендәге “Таткабель” заводында булганда сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады.

Сергей Собянин, Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар “Нефаз”, “КАМАЗ” автотехникасы күргәзмәсе белән танышты.
Бүген Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан Республикасында эш сәфәрендә.

11
март, 2011 ел
җомга
Бүген Чаллыда “Daimler AG” концерны һәм “КАМАЗ” ҖЧҖ нең уртак предприятиесе “Мерседес-Бенц Тракс Восток” ҖЧҖ производство линиясен ачу тантанасы булды. Бу тантанада Татартсан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Илкүләм террорчылыкка каршы комитет аппараты комиссиясе әгъзалары белән очрашты.
Татарстанда быел күп фатирлы йортларда сезонлы эшләрне 15 августка, ә эшләрне тулысынча 1 октябрьгә тәмамлау бурычы куела. Республика бу бурычны Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды белән төзелгән килешү нигезендә алды. Бүгенге көндә Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр Менделеев һәм Тәтеш районнарыннан кала, башка муниципалитетларда башланган. Билгеле булганча, 2011 ел программасына 999 йорт кертелгән. Күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәнең төп темасы булды. Видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә шулай ук “Бәләкәч” программасының үтәлеше тикшерелде.

10
март, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Дюпон” компаниясе делегациясе белән очрашты. Яклар үзара мәгълүмат алмашты, хезмәттәшлекнең яңа ихтимал юнәлешләре хакында фикер алышты.

9
март, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан белән Австралия арасындагы хезмәттәшлек авыл хуҗалыгы белән генә чикләнмичә, башка өлкәләрдә дә үсәргә тиеш. Бүген Казан Кремлендә Австралиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Маргарет Туми белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Татарстан җитәкчелеге кече һәм урта бизнестагы проблемалар турындагы мәгълүматны “беренче чыганактан” белү белән кызыксына. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе әгъзалары белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International