ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта «Татнефть» ҖАҖнең 2015 елның җиде аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче ярты елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.


25
август, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «МАКС-2015» халыкара авиация-космик салонын ачуда катнашты, ул Мәскәүдән ерак түгел Жуковский шәһәрендә старт алды.

Авиасалонның күргәзмә павильоннары 19 мең кв. метрда урнашкан, шулар арасында Татарстан Республикасы предприятиеләре – Казан вертолетлар заводы, «С.П.Горбунов ис. КАЗ – «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Казан Гипронииавиапром», «Электроприбор» заводы, «Радиоприбор», «Элекон заводы», «Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы» ААҖ, В.И. Шимко ис. «Радиоэлектроника» ФҖБ» ААҖ бар.

Быел Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында беренче сыйныфка керүче ярдәмгә мохтаҗ 8,3 мең баланың 7,5 меңенә хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Акция 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Казандагы XI Халыкара мөселман кинофестивале бюджеты 14 млн. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белдерде.

Кинофестиваль быел 5сеннән 11 сентябрьгә кадәр узачак. Ачылыш һәм ябылу тантанасы Г.Камал исемендәге театрда булачак.

24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында "Сабантуй" стендлы ату һәм спортинг комплексында булды. Искәртик, "Сабантуй" ату аренасы былтыр ачылды. Комплекста ату өчен ике мәйданчык һәм спортинг өчен 8 мәйданчык бар. Комплекс заманча җиһазландырылган, куркынычсызлык таләпләре үтәлгән - бу биредә республика һәм региональ дәрәҗәдә ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә. 
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Кукмара муниципаль районында ремонттан соң ачылган балалар тудыру бүлеген, фельдшер-акушерлык пунктын һәм һәм Табиблар йортын карады. Искәртеп үтик, республика лидеры бүген Татарстанның Кукмара районына эш сәфәре кылды, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм ТР Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Кукмара муниципаль районында эш визиты белән булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде. Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә Рөстәм Миңнеханов катнашында 260 урынга исәпләнгән яңа "Йолдызлык" балалар бакчасы ачылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максаты – урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.

Районга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Г.М Садыкованың гаилә фермасына барды. Фермер хуҗалыгы 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән. Объектны 2014 елда төзи башлаганнар. Эшчәнлеген башлаучы фермерларга ярдәмнең республика программасы буенча 1,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Шулай ук КФХ җитәкчесе Гөлшат Садыйкова 20 бозауга грант алган.

Ышанам ки, эшкуарлар белән, "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектындагы кебек,  әңгәмә режимында аралашу форматы уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларындагы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуында белдерде. Эшкуарлар белән очрашу “Корстон” кунакханә комплексында узды. 


22
август, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстанның Чүпрәле районындагы эшлекле очрашу барышында “Талантлар планетасы” балалар иҗаты йортын ачуда катнашты.

Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков үзенең сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковка һәм ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка районда социаль әһәмиятле объектлар ачкан өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International