Россия КАМАЗы һәм Төркия ВМСы ышанычлы партнерлар булырга мөмкин дип өметләнәбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең ВМС автомобиль предприятиесе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте. Чара Төреия шәһәре Измирдә узды. Очрашуда шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ВМС компаниясе җитәкчелеге һәм Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.
"Татарстан белән Эгей регионы арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык булган икътисадый потенциалны файдаланырга кирәк", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген Эгей регионы Сәнәгать палатасы рәисе Эндер Йорганҗилар белән очрашуда хәбәр итте. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Измир провинциясе эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркия Республикасында.
Бүген Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Измир провинциясе губернаторы Мостафа Топрак белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин катнаштылар.
Татарстан һәм Төркия арасында мөнәсәбәтләрнең уңай динамикасын саклап калырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Төркия Республикасының Денизли провинциясенең эшлекле даирәләре белән очрашуда белдерде. Шулай ук очрашуда Төркия Икътисад министиры Нихат Зәйбәкҗи, Денизли провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Әкрәм Бүйюата, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан делегациясе һәм Төркия бизнес-секторы вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Памуккале объектлары мисалында дәвалау-савыктыру туризмын үстерү һәм тарихи ядкярләрне саклау үзенчәлекләре белән танышты.
Памуккале –Төркиянең көньяк-көнбатышында Денезли провинциясенең зур булмаган авылы бөтен дөньяга геотермаль чыганаклары белән мәгълүм. Чал-даг тавыннан агып төшүче җылы чыганаклар кальцийга бик бай, шуңа күрә кешеләр дөньяның төрле почмакларыннан монда ял итәргә килә.
Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Денизли шәһәрендә оешкан сәнәгать зонасында булды. Аның белән бергә Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан делегациясе әгъзалары, Денизли провинциясе хакимияте вәкилләре һәм башкалар йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре белән килде. Денизли шәһәрендәге Cardak халыкара аэропортында аны Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Денизли провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Әкрәм Бүйюата каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Төркия министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашачак.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи һәм Денизли провинциясе губернаторы Шөкрү Коҗатепе белән очраша. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Денизли сәнәгать зонасына барырга һәм резидент компанияләр эшчәнлеге белән танышырга ниятли.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан янәшәсендәге инновацион-юлдаш шәһәрчек Иннополис территориясендәге объектлар төзелешенең барышын тикшерде.
Беренче объект А.С.Попов ис. технопарк булды, анда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар юллар инфраструктурасын, технопарк бинасын, шулардан: музей, конференц-залны карадылар.
ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән очрашты. Анда Сергей Донской белән Рөстәм Миңнеханов РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы белән Татарстан Республикасы арасында нефть ятмалыра эзләүнең яңа технологияләрен эшләү һәм кертү, разведка, авыр чыгарыла торган запасларны углеводород чималы ресурсларын эшкәртү һәм үзләштерү буенча полигон булдыру турындагы килешү имзаладылар.