ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуратурасына 25 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Казан ратушасында узды. Танатнада шулай ук РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.

Татарстанның үсеше сулыкларны сәламәтләндерү буенча чараларны гамәлгә кертмичә мөмкин түгел. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда узган Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының түгәрәк өстәл киңәшмәсендә белдерде. Бу чара Казан ратушасында узды. Шулай ук киңәшмәдә РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, РФ субъектлары прокуроролары, Россиянең төрле төбәкләреннән дәүләт хакимияте органнары вәкиллләре катнашты.
Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында углерод җепселе җитештерү буенча завод ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” ДК генераль директоры урынбасары Александр Локшин, «Композит» ХК генераль директоры Леонид Меламед, «Алабуга» МИЗ Тимур Шаһивәлиев, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химик-техник һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры Владимир Потапкин, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.
Бүген Казан IT-паркында V Республика яшьләр форумының финалы узды. Иң яхшы проектлар форумның йомгаклау күргәзмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковка тәкъдим ителде. Чарада шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, шулай ук республиканың төрле юнәлешләр буенча эшчәнлек алып бара торган оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстанда республиканың башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыкларын укыту буенча "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗә" программасы башланды.  "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе һәм Казан федераль университеты оештырган чара "Казан" тау-чаңгы комплексында уза. Программаны ачуда ТР Президенты вазsqфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов катнашты.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 2015 елның 15 маенда, реаль вакыт режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында «Алабуга» махсус икътисадый зонасында «Алабуга-Волокно» заводын ачу тантанасыннан интернет-трансляция оештырылачак.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» ДК генераль директоры Сергей Кириенко, «Композит» холдинг компаниясе» генераль директоры Леонид Меламед, «Алабуга» МИЗ ППТ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иваново өлкәсе губернаторы Павел Коньков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Бюджет чараларын һәм финанс ресурсларын нәтиҗәле файдалану – илнең икътисадын үстерү өчен төп шартларның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Дәүләт (муниципаль) финанс контролен үстерү. Законнар, практика, институтлар" II халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казан федераль университетының төп бинасында узды. Утырышта шулай ук Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республика һәм федераль министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Илкүләм дан үзәге” төбәкара иҗтимагый фонды вице-президенты Наталья Якунина гаиләләргә һәм аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән ТР Хөкүмәте программалары комплексы һәм «Святость материнства» - “Ана изгелеге” Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру турындагы килешү имзалады.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Корек Груп» идарә рәисе (Иракның Курд автоном районы) Сирван Барзани белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре һәм Ирак делегациясе әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International