ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм башкалар озата йөрде.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Менделеевск һәм Алабуга муниципаль районнарына барды. Сәфәренең максаты - җирле аграрийлар белән язгы кыр эшләре турында фикер алышу, "Аммоний" ААҖ объектларын төзү белән танышу, шулай ук берничә мәдәни һәм спорт объектын ачу тантаналарында катнашу.

Язгы кыр эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсе барышында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада бүген язгы кыр эшләре әйбәт бара. Былтыргы белән чагыштырганда бер көнгә генә соңга калып барабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, төп бурыч – чәчү эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. "Моның өчен бөтен нәрсә бар: техника да, тырышлык та", - диде ул.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе “Отель Джузеппе” ҖЧҖ генераль директоры Джузеппе Спарта белән очрашты.
Бүген Татарстан Менделеевск районы Сәйтәк авылында күп функцияле иҗтимагый үзәк ачылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Менделеевскида аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашыру барышы белән танышты. Республика лидерын "Аммоний" ААҖ генераль директоры Сергей Шевченко озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов елга суны әзерләү җайланмасы, реформинг, карбамид склады һәм газ-турбина җайланмасы кебек кайбер объектларны карады. Бүгенге көндә комплексны төзү тәмамлану алдында, кайбер объектларда эшләтеп җибәрү башкарыла.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Югострой" концерны президенты Йиржи Герле (Чехия Республикасы) белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ СҖТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты. 


12
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Majid Al Futtaim ( Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясе вәкилләре Франк Витек һәм Пьер Кассиматис белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев катнашты.

Моношәһәрләрне үстерү Татарстан өчен төп бурычларның берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Моношәһәрәр үсеше фонды” коммерцияле булмаган оешма генераль Дмитрий Скриванов белән очрашуда белдерде. Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты. 

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фәрит Гобәевның “Бөек Җиңүнең 70 портреты” фотокүргәзмәсендә булды. Ул “Казан Кремле” музей-саклаулыгының “Манеж” күргәзмәләр залында эшли.

Экспозициядә Бөек Ватан сугышы батырларының аклы-каралы 70 фотопортреты урын алган. Проект “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырылган.
Агымдагы елда җәйге каникуллар чорында Татарстанда барлыгы 214 мең 921 баланы төрле ял һәм сәламәтләндерү формалары белән колачлау ниятләнә. Узган елда республикада 212 мең 617 бала төрле лагерьларда ял иткән. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International