ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына сәфәре кысаларында татар диаспорасы активы белән очрашты.
Татарстан мәдәният эшлеклеләре Кырым Республикасы белән Севастополь шәһәрендә Россия мәдәни мирасын саклауда шәхсән өлеш керткән өчен Россия мәдәният министры Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанлыларга 2013 елгы Универсиадада югары спорт нәтиҗәләре өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләре тапшырды. Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте башлыгы республиканың мәдәният эшлеклеләренә Кырым Республикасы белән Севастополь шәһәрендә Россия мәдәни мирасын саклауда шәхсән өлеш керткән өчен Россия мәдәният министры Рәхмәт хатларын тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россельхозбанк” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Кирилл Левин бүгенге очрашуда эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Россельхозбанк” ААҖнең Кече бизнес департаменты вәкилләре, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
ТР Министрлар Кабинетының “2014 нче елда ТРның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турында”гы 155 нче номерлы карары нигезендә, Татарстанда бүгеннән, ягъни 15 апрельдән алып 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Трансформаторлар һәм элект челтәре җиһазларын җитештерүче лидерларның берсе - ТВЕА Кытай компаниясенең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә һәм  ТР территориясендә үз производствосын ачарга теләге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Урумчида ТВЕА заводына һәм штаб-квартирасына барулары кысаларында белдерелде.  

Кагыйдә буларак, 1 нче гыйнвардан 30 нчы апрельгә кадәр ил буенча гражданнарның узган елгы керемнәрен декларацияләү кампаниясе уза. Татарстанда исә 2013 нче елгы керемнәре буенча салым органнары алдында 83 мең кеше хисап тотарга тиеш. Бүгенге көндә декларацияләрне 47 мең кеше, ягъни барлык салым түләүчеләрнең 55 проценты гына тапшырган. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин җиткерде.

Татарстан һәм Синьцзян-Уйгыр автономияле районы хезмәттәшлек өчен бик күп мөмкинлеккә ия, ләкин алар тулысынча ачылмаган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты сәяси бюросы әгъзасы - Кытай Коммунистлар партиясенең Синьцзян-Уйгыр автономияле районы комитеты секретаре Чжан Чуньсянь белән очрашу барышында белдерде. Очрашу Өремче шәһәренең СУАР административ үзәгендә булды. Анда шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “ТАИФ” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Кытайга эш сәфәре кысаларында Урумчида республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы презентацияләнде. Чарада Кытай компанияләренең якынча 170 вәкиле булды, анда Татарстанның алдынгы предприятиеләре җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген РМФА Россия кардиология фәнни-җитештерү үзәгенең А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе, академик Ренат Акчурин белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International