ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
1апрельдә кич белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Франция башкаласына, атаклы пианист һәм җәмәгать эшлеклесе Денис Мацуевның ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе итеп билгеләнү тантанасына килде. Концертта катнашу өчен Парижга шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры да килде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков төбәкләрнең язгы ташу һәм янгын куркынычы булган чорга әзерлеге турында бөтенроссия селектор киңәшмәсендә катнашты.

Бу чара видеоконференцэлемтә режимында узды. Казанда трансляция Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясеннән оештырылган иде.

Селектор киңәшмәсен федерация субъектлары белән Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Бүген Казанда РФ субъектлары башкарма хакимиятенең ЗАГС органнары җитәкчеләре белән бөтенроссия киңәшмәсе ачылды. Беренче утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген ТР ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР фәнни-техник өлкәсе кече предприятиеләренә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фондының Попечительләр советы утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Попечительләр советы әгъзалары дүрт мәсьәләне карадылар.

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов эшчәнлекнең 2013 нче һәм агымдагы елгы кайбер күрсәткечләре буенча мәгълүматлар җиткерде.
2014 нче ел башыннан бурычлыларга карата чит илләргә чыгуны вакытлыча чикләү турында 4,5 меңнән артык карар чыгарылган, моның нәтиҗәсендә, 210,5 млн сум акча түләттерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта РФ Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов хәбәр итте.

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.  Очрашуда икътисадның инвестицион өлеше турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган елда төп капиталга инвестицияләр 520 млрд.сум тәшкил итте. Үсеш 5,5 процент тәшкил итте. "Нефть эшкәртүдә яхшы нәтиҗәләр бар, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. -  Әле яңа гына техник регламентка тәңгәллек турында нәтиҗә алынган. 2016 нчы елга эшкәртү тирәнлеге 98 процент булачак. Быел без гидрокрекинг һәм майларны эшләтеп җибәрәбез”.

2013 елда Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина хезмәткәрләре тарафыннан һөнәри һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда 152 җинаять эшләнгән. Бу хакта бүген Татарсатн Республикасы прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Коллегия утырышы кичә 31 мартта югары медицина технологияләре үзәге бинасында узды (Казан, Оренбург тракты). Төп мәсьәлә медицина хезмәткәрләренең һәм медицина оешмалары башлыкларының һөнәри җаваплылыгын арттыру турында булды.Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев катнашты.

31
март, 2014 ел
дүшәмбе
Узган ел уннарча табиб һәм ТР ның медицина учреждениеләре җитәкчеләре җинаятьләре өчен җаваплылыкка тартылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышы барышында РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә төп мәсьәлә медицина хезмәткәрләренең һәм медицина оешмалары башлыкларының һөнәри җаваплылыгын арттыру турында булды.

Коллегия бүген югары медицина технологияләре үзәге бинасында узды (Казан, Оренбург тракты). Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесеТатьяна Ларионова, ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев катнашты.
Җәмгыятьтә медицина хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлекләрен башкарганда җаваплылыклары турындагы тема актуальләшә бара. Бу хакта бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Адель Вафин белдерде.

Коллегия утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев, ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International