ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2014 ел
шимбә
Бүген Казанда Россиядәге  беренче шәхси Navigator Campus hardware-технопаркы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнаштылар. 

Татарстан Республикасында 2014 елның 14 февраленә 343,2мең кв. м.торак сафка кертелгән, бу еллык биремнең 14,3%ын тәшкил итә, шул исәптән ике атнада 123,1 мең кв.м. торак сафка кертелгән. Бу хакта видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне Искә алу көне уңаеннан, ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

14
февраль, 2014 ел
җомга

Монополиягә каршы федераль хезмәт статс-секретаре - җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Оччрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Александр Груничев, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов һәм башкалар катнашты. Яклар дәүләт органнарының  федераль контракт системасы шартларында эшләү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Очрашу ахырында Андрей Цариковский массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде. 

Татарстан Дәүләт Советында бүген РФ белән ТР арасындагы вәкаләтләрне чикләү турындагы Килешүнең 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Бүген бу документны эшләүдә катнашкан сәясәтчеләр һәм экспертлар килешүнең ничек әзерләнүен һәм кабул ителүен искә төшерде.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Казанның хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эш визиты белән булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Радиоэлектрон технологияләр" Концерны генераль директоры Николай Колесов озата йөрделәр.  

Татарстан Республикасында янгыннар күп чыгу һәм аларда кешеләр күп үлү белән бәйле вәзгыятьтә борчылырга урын бар.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территорияләрен һәм халыкны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сөйләшү булды.
Утырышны ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин ачып җибәрде.

13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында катнашты.

12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Яңа Чишмә муниципаль районы Советы утырышында катнашты.
2013 нче елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр һәм 2014 нче елга бурычлар турында Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2013 нче елда районның тулай продукты 9,2 млрд.сум булган: үсеш - 1,4 процент.
Бүген ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин республиканың Алексеев районында булды. Ул берничә объектны карады һәм район Советы утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International