Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең бөтен куәте башка хокук саклау органнары һәм структуралары, дәүләт хакимияте органнары белән берләшкән команда буларак эшли белү сәләтеннән гыйбарәт. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый фикер әйтте. Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе эчке эшләр министры урынбасары – Россия ЭЭМның Тикшерү департаменты башлыгы Юрий Алексеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын, шулай ук «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелеген «Дакар-2014» раллидагы җиңүе белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команда әгъзалары адресына Хөкүмәт телеграммасы җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, «КАМАЗ-мастер» командасы 2014 елның 18 гыйнварында «Дакар» раллиында уникенче мәртәбә җиңү яулады.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгак коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда әзерләнә торган агач материалы күләмнәрен арттырыга ярдәм итәрлек агач эшкәртү производстволары булдыруга аерым игътибар бирергә кушты. Коллегия эшендә шулай ук Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстанның урманчылык тармагы хезмәткәрләре катнашты.
Россиянең икътисадый яктан алдынгы регионнары буларак, Татарстанның алга таба үсешендә проблемалары турында бүген Гайдар форумы кысаларында “Татарстан: киләчәкне төзеп” панель дискуссиясендә катнашучылар фикер алыштылар. Әңгәмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук Россия һәм чит ил экспертлары – Россиядә Халыкара валюта фонды вәкиллеге башлыгы Бикас Джоши, Ernst&Young идарә партнеры Александр Ивлев, Гарвард университеты профессоры Тимоти Колтон, AbbVie EEME&A Operations вице-президенты Альберто Кольци, Леонтьев үзәге директоры урынбасары Борис Жихаревич, "Тройка-Диалог" инвестицион компаниясенең элеккеге башлыгы Рубен Варданян катнаштылар. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең ректоры Владимир Мау әңгәмәнең модераторы булды.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Указы белән яңа гына билгеләнгән Россиянең Оман Солтанлыгындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әнвәрбәк Фазылҗанов белән очрашты, озакламый Илче, ышаныч грамотасы алып, үзенең вазыйфаларын башкарырга керешәчәк.
Татарстан җитәкчелеге регионда эшлекле климатны яхшыртуга күп көч куя, инветсицияләрне җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында "Doing business in Russia 2.0" пленар утырышындагы чыгышында белдерде. Әлеге утырышның модераторы РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин булды.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Татарстан Республикасының төрле проектларда күптәнге һәм ышанычлы хезмәттәше. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РАНХиГС нигезендә үтүче Гайдар форумында катнашу кысаларында белдерде.