ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Олимпия уты Казанга китерелгәч, аны махсус олимпия кортеженда эстафета старты урыны – Болгардагы Истәлекле билге янына китерделәр. Бу вакытта “Болгар” музей-тыюлыгы объекты каршында район Мәдәният йорты иҗат коллективы катнашында концерт бара иде.
Эстафета старт алу тантанасында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә “Сетевая компания” ААҖ нең Директорлар советы утырышы узды.

2013 елның 30 декабреннән 2014 елның 8 январенә хәтле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чиратлы ялда була. Татарстан Республикасы Конституөиясенең 98 ст. нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын бу дәвердә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков башкарачак.


28
декабрь, 2013 ел
шимбә
Бүген Казанның ИТ-паркында «IТ-чемпион» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы булды. Галимнәргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Быел премиягә билгеләнгән 8 эшнең 5се фундаменталь характерда, ә 3се производствога яңа фәнни эшләнмәләр кертү белән бәйле.

Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе хәле турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Татарстан Республикасында 24143 күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алу исемлегенә кертелгәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министр Азат Хамаев хәбәр итте.  Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Татарстан Республикасында 2013 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн. 398,2 мең кв.метр торак сафка кертелгән, план 100 %ка үтәлгән. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

27
декабрь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Меңьеллык паркындагы чыршыны, Курчак театры янындагы боз шәһәрчеген, Kazan-Arena стадионын карады. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, яңа “Алабуга 500 кВ” подстанциясен тоташтыру уңаеннан, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевкә котлау телеграммасын юллады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International