Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының генераль директоры Владимир Леонов һәм "Рубин" футбол клубының президенты Валерий Сорокин белән очрашты. Очрашу барышында клубның агымдагы эшләре турында сүз барды.
Татарстан югары уку йортлары алдында мөһим бурычлар тора, һәм югары мәктәпнең потенциалы аларга ирешергә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 20 иң эре югары уку йортларының ректорлары белән ТР Хөкүмәт Йортындагы гадәти очрашуда белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет вәкилләре Тататрстан сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чаралары турында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Рөстәм Миңнеханов утырышны ачканда билгеләп үткәнчә, республика икътисадында вазгыять гади түгел. Билгеләнгән тенденцияләрне исәпкә алып, 2013 нче елда тулай төбәк продукты күләме 2012 ел дәрәҗәсеннән 2 % артачак. Сәнәгать производствосы индексы, 2012 нче ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 101,2 % тәшкил итәчәк.
Бүген Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев Татарстан Республикасында кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар “Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы, “Алабуга” махсус икътисадый зонасы, Свияжск региональара мультимодаль логистик үзәге, “Иннополис Университеты” АКБО (“Инополис” МИЗ территориясендә) кебек проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә (Казан, Кремль ур, 12) гражданнарны кабул итте. Чара гариза бирүчеләр яши торган районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Гомумән, бүген гражданнарның бөтен мөрәҗәгатьләре мәктәпкәчә мәгариф уреждениеләре турында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының VIII съездында чыгыш ясап, Татарстан алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүдә җирле үзидарәнең зур ролен билгеләп үтте. Съезд эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, республиканың 956 барлык муниципаль берәмлекләреннән делегатлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасында "Ел җитәкчесе" республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Тантаналы чара "Корстон" КСККнда үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге конкурс ТР Президентының 2002 елның 26 февралендәге №УП-121 Указы нигезендә уздырыла башлаган. ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге комиссия конкурска җитәкчелек итә.