ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Россия төбәкләрендә инновацион икътисадны булдыру һәм үстерү өчен, төбәк һәм федераль хакимиятләр ягыннан җитди ярдәм кирәк. Модый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ачык инновацияләр” халыкара форумы кысаларында узган түгәрәк өстәл вакытындагы чыгышында белдерде. “Россия төбәкләре: глобаль икътисадта конкуренциягә сәләтне ничек саклап калырга” түгәрәк өстәле эшендә “Роснано” ААҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, РФ субъектлары җитәкчеләре, бизнес вәкилләре, экспертлар катнашты.

 

Татарстанда булдырыла торган Иннополис IT-шәһәре, бөтен илдән сәләтле белгечләрне җәлеп итеп, Россиядә IT-тармагы үсешенең төп үзәге булачак. Мондый фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” халыкара инновацион үсеш форумы кысаларында панель дискуссиядәге чыгышында белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы Попечительләр советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Көн тәртибен раслаганнан соң, утырышта катнашучылар башка мәсьәләләр белән бергә ел саен уздырыла торган “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” республика конкурсын уздыру турындагы мәсьәләне карадылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Ачык инвестицияләр" халыкара форумында катнаша. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин бар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәскәүдә узучы “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында Прованс – Альп - Лазурь яр француз регионының региональ советы президенты Мишель Возель белән очрашты. Республика стенды янында узган әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Россия инновацион регионнары ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм "Карнеги Меллон" университеты вице-президенты - проректоры Марк Камлет "Иннополис" университеты проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында Татарстан стенды янында узган очрашуда шулай ук Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләре министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашты.


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә үзләренең һөнәри күнекмәләрен арттыру буенча даими эшләргә кирәк, Татарстан җитәкчелеге аларга бу җәһәттән ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларынң идарәчел компетенцияләрен һәм һөнәри күнекмәләрен үстерү” белем бирү программасының 2 нче өлешен ачуда ясаган чыгышында хәбәр итте.


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мицуи” компаниясе (Mitsui & Co., Ltd, Япония) проектларын үстерү буенча башкарма директоры Сугавара Масато белән очрашты. Очрашу “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә сөйләшүләр залында узды.

“Казаноргсинтез” ААҖ – ул безнең республика горурлыгы. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиегә нигез салынуга 55 ел һәм беренче продукция чыгарылганга 50 ел тулуга багышланган чарада белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие иске обряд чиркәве предстоятеле, Мәскәү һәм Бөтен Русь митрополиты Корнилий белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Рус православие иске обряд чиркәвенең Казан һәм Нократ епископы Ефимий катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International