ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2013 ел
шимбә
Татарстан Республикасында шикәр чөгендере 48,7мең гектар мәйданда җыелган, бу гомуми күләмнең 88% ын тәшкил итә. Шикәр чөгендеренең тулай җыемы бүгенге көнгә 1,810 млн. тонна, уртача уңыш – гектарыннан 372 ц. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау 99,8%ка үтәлгән. 33 муниципаль берәмлектә капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

25
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Солтан Раев, Кыргызстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Болот Джунусов, Чыңгыз Айтматовның сеңлесе - Роза Айтматова, кинорежиссер, сценарист Болот Шамшиев һәм Кыргызстан Республикасы делегациясенең башка әгъзалары белән очрашты.
Бүген Татарстанның Кама Тамагы районында “Фоника-Гипс” заводында гипс плитәләр җитештерү буенча линия эшли башлады. Бу тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖнең Директорлар Советы утырышы узды.

24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Оборона- сәнәгате комплексында югары квалификацияле кадрлар әзерләү проблемасы бик кискен тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Утырышны Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозин уздырды. Бу чара “Казан вертолет заводы” ААҖ территориясендә булды.
Әзерлекле кадрлар булмаса бернинди станоклар да, бернинди җайланмалар да эшләмәячәк. Бу хакта бүген Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозин, Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында белдерде.
Утырыш “Казан вертолет заводы” ААҖ территориясендә узды.
Бүген Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозин Татарстан Республикасында урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең күргәзмәләре белән танышты.

Күргәзмә “Казан вертолет заводы” ААҖ җитештерү цехларының берсендә урнашкан иде. Дмитрий Рогозинны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты.
Бүген Казанда РФ Хөкүмәте каршындагы Хәрби сәнәгать комиссиясе утырышын уздыру кысаларында, комиссия әгъзалары Татарстан предприятиеләрендә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә булдылар. Делегация составында РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Рогозин, Беларусь Республикасының беренче вице-премьеры Сергей Семашко бар, аларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов озата йөрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International