ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 26 сентябрь көнне, Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 43 нче утырышы уздырылачак. Утырышның көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы булачак.

 

Бүген Казан дәүләт энергетика университеты базасында “Россия һәм СИГРЭ: тәҗрибә һәм инновацияләрне берләштереп” исемендәге фәнни-техник конференция үзенең эшен башлап җибәрде. Конференция ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук СИГРЭ президенты Клаус Фройлих, СИГРЭ ның Россия милли комитеты рәисе Борис Аюев катнашты.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Сингапурга эш визиты белән барган Рөстәм Миңнеханов бүген Сингапурның ике мәгариф учреждениесе – Фән һәм технологияләр мәктәбе, шулай ук Сингапур политехник колледжы эше белән танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа реконструкция һәм үсеш банкы Президенты Сума Чакрабарти белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашуы кысаларында узды.

Кадерле дуслар!
Чын күңелдән республикабызның күп меңләгән хезмәтчәннәрен һәм профессионалларын Татарстан Республикасы Профсоюзлары көне белән котлыйм!

Бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумы (Russia-Singapore Business forum) эшендә катнашты . Катнашучыларга сәламләү сүзе белән форумның башкарма директоры Майкл Тэй чыгыш ясады. Шулай ук Сингапур бизнесы Федерациясе (Singapore Business Federation) рәисе Тони Чу делегатларны сәламләп, шәхсән Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать итте. Ул Россия һәм Сингапур арасында җылы икътисадый мөнәсәбәтләр ураншканын билгеләп үтте.

Бүген Сингапурда эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасында инвестицияләү һәм бизнес алып бару: Россия-Сингапур Форумының махсус чарасында” чыгыш ясады (Сингапур, Сантек Күргәзмә Үзәге). Исегезгә төшерик, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Сингапурда (23-25 сентябрь).


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Идел-гражданлык университеты” проектының “Заманча сәяси процесс үсеше теориясе һәм практикасы” мәгариф программасы буенча икенче сессиясе ябылуда катнашты.
Илдар Халиков укытуны яхшы оештырган өчен КФУ җитәкчелегенә һәм проектны гамәлгә кертүдә актив ярдәме өчен “Татнефть” ААҖ нә рәхмәт белдерде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумында (Russia Singapore Business Forum) катнашырга дип килде. Искә төшерик, Россия-Сингапур эшлекле форумы 2006 елда оештырылды һәм Россия, БДБ илләре, Сингапур һәм башка Азия илләре эшмәкәрләре өчен Азиядә бердән-бер югары дәрәҗәдәге чарага әйләнде. Биредә эшлекле багланышлар булдырыла, яңа мөмкинлекләр турында сүз бара, Россия һәм Азия илләрендәге икътисадый тенденцияләр турында фикер алышына.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Вьетнамның Хәрби диңгез флоты башкомандующие, милли оборона министры урынбасары Нгуен Ван Хиен җитәкчелегендәге Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Горький исемендәге Яшел Үзән заводы генераль директоры Ренат Мистахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International