Татарстан белән Мьянма сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Үзара аңлашу турында меморандумга бүген Татарстан Республикасы делегациясенең Мьянма Союзы Республикасына визиты кысаларында имза салынды. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Татарстан вертолетлары, йөк автомобильләре һәм машина төзелеше комплексының бүтән продукциясе Мьянмада кирәкле булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Союзы Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Вин Аунг белән очрашуда бу фикерне әйтте. Очрашу Янгонта Татарстан Республикасы Президентының Мьянмага эш визиты кысаларында узды, анда шулай ук илнең финанслар һәм дәүләт җыемнары министры Вин Мьинт һәм Мьянма сәүдә министры Вин Шейн, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев, Россия Федерациясенең Мьянмадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Василий Поспелов катнашты.
Дөньяда билгеле булган буддачылар пагодаларының берсендә, Мьянманың төп истәлекле җире - Шведагон пагодасында - бүген Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мьянма Берлеге Республикасына килде. Янгон халыкара аэропортында ТР Президентын Россия Федерациясенең Мьянмада Гадәттән тыш һәм Тулы вәкләтле илсече Василий Поспелов каршы алды.
Бүген Казанның Совет, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Совет районында урнашкан “Казан” агронсәнәгать паркындагы ярминкәдә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР муниципаль районнары башлыклары озата бардылар.