Бүген Казанда югары технологияләр технопаркы - ИТ-паркта "Ачык Хөкүмәт" - "Регионның ачыклыгы дәүләт һәм җәмгыять институтларының хезмәттәшлеге сыйфаты индикаторы" проект семинарын йомгаклары ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ачык Хөкүмәт" эшчәнлеген координацияләүче РФ министры Михаил Абызов, "Ачык Хөкүмәт" проекты гамәлгә ашырыла торган федерация субъектлары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россиянең яңа горизонтлары: дөнья базарларында конкурентлык мөмкинлекләрен булдыру" панель дискуссиясендә катнашты. Әлеге дискуссия Бостонда (АКШ) "Россия Инновацион Атнасы" (Russian Innovation Week, RIW) кысаларында "РОСНАНО" ААҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, элеккеге Россиядә АКШ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джон Байерли һәм башкалар катнашында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШта һәм Канадада яшәүче ватандашлар белән Бостон шәһәрендә очрашты. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты эш визиты белән Бостон шәһәренә (АКШ) килде (2013 елның 15-17 сентябре). Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда төрле Америка югары уку йортларында укучы студентлар һәм аспирантлар, Төньяк Американың эре шәһәрләреннән килгән татар җәмәгатьчелеге активистлары, туган иле белән элемтәләрен өзмәгән ватандашларыбыз катнашты.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Массачусетс штатының икътисадый үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Бостонга (АКШ, Массачусетс штаты) визиты кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Массачусетста икътисадның төрле өлкәләренә кертелә торган инновацияләр күләмен билгеләп үтте. Массачусетс штаты хакимияте һәм бизнесның алга таба иң югары технологияләрне кертүдә һәм инновацион пректларны гамәлгә ашыруда ихтыяҗы бар, бу ачык күренә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.