АКШ һәм бөтен дөньяда алдынгы дип саналган уку йортында - Массачусетс технологик институтутында – бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Искә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Бостонга (АКШ) эш визиты белән "Россия Инновацион Атна"сында катнашырга килде. Массачусетс технологик институты Массачусетс штатының Кембридж шәһәрендә(1 Broadway, Cambridge) урнашкан. Бу югары уку йортын еш кына Массачусетс технологик университеты яки Массачусетс технологияләр институты дип дә атыйлар (Massachusetts Institute of Technology, MIT).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов IPG Photonics компаниясе штаб-квартирасында (Массачусетс, АКШ) булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән “Россия Инновацион атнасы” чараларында катнашу өчен Бостон шәһәренә (АКШ) килде.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бостонга (АКШ, Массачусетс штаты). Сәфәрнең төп максаты - "Россия Инновацион Атнасы" (Russian Innovation Week, RIW). Чара икенче мәртәбә уздырыла (беренчесе 2012 елда уздырылды), аның төп бурычы - Россия инновацион индустриясенең потенциалын күрсәтү.
ТР да хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасы кысаларында агымдагы елда Татарстанда 39 муниципаль берәмлектә полиция участок вәкилләре өчен 82 торак йорт төзелеше планлаштырыла. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә эшнең барышы турында Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин җиткерде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның “Корстон” комплексында башланган “Бердәм халыкара транспорт-логистика системасы булыру һәм җәелдерү: перспективалар һәм чынбарлык” I халыкара транспорт-логистика форумының пленар утырышында катнашты. Аның ачылышында ул форумда катнашучыларны, РФ транспорт министры Максим Соколов һәм башка министрларны аерым әйтеп сәламләп, биредә 350дән артык бизнес вәкиле, Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм 7 илдән килгән дәүләт структуралары вәкилләре катнашуын билгеләп үтте.