Бүген А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводының җитештерү мәйданчыгында “Град” 21631проектының унынчы кече ракета корабленә нигез салу тантанасы узды.
Бу чарада РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин катнашты.
Татарстан Республикасында 2017-2018 елларга шәһәр һәм район дәваханәләрен яңарту буенча ике еллык программа старт ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында чираттан тыш узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017-2018 елларга Татарстан Республикасы беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасын хуплады.
Искәртәбез, программа, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасында яңгыраган йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан әзерләнде.
Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозин килде. Ул республика предприятиеләренең дәүләт оборона заказын үтәү мәсьәләләсе буенча киңәшмә уздырачак.
Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең йомгаклау гала-концерты үткәрелде. Программада барлыгы 1250 яшь талант иясе катнашты.
Фестивальнең Гран-при ияләрен чараның махсус кунагы – Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.
Татарстан халыкларының III корылтае Казандагы М.Җәлил исемендщге опера һәм балет театрында концерт белән тәмамланды. Тантаналы чарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карады.
Татарстан халыклары корылтае – республиканың иҗтимагый тормышында мөһим вакыйга. Аның делегатлары – барлык территорияләрдән килгән, төрле юнәлештә эшчәнлек алып баручы һәм барлык этник төркемнәрдән булган хөрмәткә лаеклы кешеләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халыкларының III корылтаенда ясаган чыгышынада хәбәр итте.
Чара Казандагы «Корстон» КСККда узды.
Корылтай эшче органнар сайлаудан һәм көн тәртибен формалаштырудан башланды.
Искәртәбез, Татарстан халыкларының III корылтае «Россиянең көче – халыклар бердәмлегендә» шигаре белән уза.
Корылтайда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да сәламләү җибәргән.
Бүген РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстан халыклары съездында катнашучыларга сәламләү җибәрде.
Аның текстын съездның ачылышында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владимир Васильев укыды.
Бүген Татарстан халыкларының III съездында Рамазан Абдулатипов Минтимер Шәймиевкә Дагыстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен “Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан халыкларының III съезды кунакларына һәм анда катнашучыларга котлау җибәрде.