ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казанда Кремль яр буе урамында Халык берлеге көненә багышлнаган митинг-концерт булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм башкалар катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын үткәрде. 

ТР Хөкүмәте Йортындагы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

Утырышны ачып Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, якын арада - 26 ноябрь көнне - Казанда Конфедерацияләр Кубогы 2017 нең жирәбә салуы узачак. 


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институты (ӘДНИ) мөгаллимнәрен, аны тәмамлаганнарны, студентларны, аның кунакларын Татарстан Республикасында югары нефть-газ белеме бирүнең 60 еллыгы белән котлады.  

Тантаналы чаралар бу уңайдан Әлмәттә узды.   

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә Мәскәү  нефть һәм газ институты вәкилләре катнашуын да билгеләп үтте. 

Нефть сәнәгате – икътисадыбыз нигезе, җитди белем бирү базасыннан гайре,  квалификацияле белгечләр әзерләүдән гайре, без конкуренциягә сәләтле була алмыйбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институтының (ӘДНИ) үсешен уңай бәяләде, Институт бу көннәрдә төзелүенә 60 ел тулуны билгеләп үтә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты бу хакта «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының Әлмәт шәһәрендә узган чираттагы утырышында хәбәр итте. 

Искәртәбез, утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар күптән түгел «Татнефть» ГАҖ акчасына ремонтланган Әлмәт дәүләт нефть институтының 1 нче студентлар йортында булды.     

Татарстан нефтьчеләре ел башыннан бирле 26 млн. 213 мең тонна нефть чыгарган, үсеш темплары – үткән елның шушы чорына карата 104,1 процент тәшкил итә. Бүген мондый күрсәткечләрне Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә 2016 елның 9 ае эчендә кече нефть компанияләре эшенә йомгак ясауга багышланды.

Чара «Татнефть» компаниясенең (Әлмәт) штаб-квартирасында узды.

Киңәшмәдә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, федераль органнарның территориаль бүлекчәләренең, Татарстанның кече нефть компанияләренең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институтының 1 нче студентлар йортында булды.   

Искәртәбез, бүген төштән соң Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла.

ӘДНИның 1 нче студентлар йорты Әлмәтнең Тукай проспектындагы 41а йортта урнашкан. Тулай торак бинасында «Татнефть» ГАҖ акчаларына ике ай элек ремонт ясалган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта 2016 елның тугыз ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, ноябрь аена бюджет расланды.

Директорлар советы әгъзалары «Татнефть» компаниясенең 2017 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген фаразлау турында мәгълүмат тыңладылар.

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22 нче утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр арасында депутатларның күпчелек тавышы белән «2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты» законы проекты беренче укылышта кабул ителде.

Татарстанның социаль-икътисадый үсеше фаразы белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. 2017 елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты белән Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарлар һәм Татарстан тарихы буенча 100 китап» күргәзмәсен карады. 

Күргәзмә татар халкы тарихы музеенда ачылды һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендге  Тарих институтының 20 еллыгына багышланган иде.

Күргәзмә турында кыскача гына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты директоры  Рафаэль Хәкимов сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  күренекле композитор, «Россия композиторлар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзасы София Гобәйдуллинаны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов Софии Гобәйдуллинага Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды.  Дәүләт бүләге музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күп еллык иҗат эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә бирелде. 

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International