Бүген Пномпеньга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа тышкы эшләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр министры - Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Прак Сокхон әйәнде белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пномпеньга эш сәфәре кысаларында Камбоджа Корольлеге Премьер-министры Хун Сен белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес-багланышларны үстерергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пномпень шәһәренә эш сәфәре кысаларында Камбоджа Җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлегенә эш сәфәре белән килде.
Иртәгә, 2016 елның 2 ноябрендә, төшкә кадәр Рөстәм Миңнеханов илнең эре халыкара туризм үзәге – Сиемреап шәһәре белән танышачак.
Төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Камбоджа башкаласы Пномпень шәһәренә юнәләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Үзгәреш җиле” татар җыры фетиваленә багышланган брифингта журналистлар алдында ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, “Үзгәреш җиле” фестиваленең музыка җитәкчесе Вадим Эйленкриг, бөтен дөньяга танылган баянчы Айдар Гайнуллин чыгыш ясады.
Бүген Казанда Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегациясе катнашында бизнес-форум узды.
Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад потенциалын тәкъдир итү белән форумда катнашучылар алдында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстанның икътисади нигезен сәнәгать җитештерүе тәшкил итә, дип хәбәр итте. Социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиянең лидер төбәкләре унлыгына керә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайда Кытай компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. Эшкуарларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы делегациясе 18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе эшендә катнашты.
Кытай бизнесы Россия икътисады белән кызыксына, һәм Россия – без хезмәттәшлек итәргә теләгән ил ул. Бүген бу хакта Россия-Кытай эшлекле форумында катнашучы Кытай вәкилләре хәбәр иттеләр. Форум Шанхайда InterContinental Shanghai Necc кунакханәсенең конференц-залында узды.
Форум эшендә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия һәм Кытай бизнесы вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.
Хөкүмәтләр җитәкчеләренең даими очрашуларын әзерләү буенча Россия-Кытай хөкүмәтара комиссиясенең сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча комиссиясенең җеренче утырышы Шанхайда КХР ның Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә үтте. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.