ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.  

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чара Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды.

Утырышның темасы – Россия Федерациясенең өстенлекле проектларын һәм стратегик үсешенең төп юнәлешләре буенча программаларны финанс белән тәэмин итү, шул исәптән 2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына федераль бюджет  акчалары исәбенә дә.

Бүген Мәскәүдә Россиядә Америка сәүдә палатасы әгъзалары өчен Татарстанның икътисадый потенциалы тәкъдир ителде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Тәкъдир итү башланганчы Рөстәм Миңнеханов Россиядә Америка сәүдә палатасы президенты Алексей Родзянко белән очрашты.

Бүген Казан Кремлендә “Динамо-Энергия” регби командасын бүләкләү тантанасы узды. Чемпионнарны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең иҗтимагый дәүләт берләшмәсе советы рәисе Әсгать Сәфәров котлады.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумында катнашты. Чараны оештыручы – Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Довран Хоҗаев. 
Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов исеменнән форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе Батыр Атдаев чыгыш ясады һәм эшлекле багланышлар урнаштыруда уңышлар теләде.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерергә теләүче барлык Төрекмәнстан бизнесы вәкилләрен сәламләде. Татарстан Президенты Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка визит программасын һәм эшлекле форумны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанда  2016 елның 21 октябрендә өлкәннәр өчен хокукый белем мәктәбе ачылычак. Бүгенге көнгә республиканың 28 “өченче буын университеты” җирлегендә 80 меңнән артык пенсионер компьтерга өйрәнү курсларын узган. Өлкән буын кешеләре өчен социаль белем бирү системасының торышы турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Россия Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина сөйләде.

Өлкәннәр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып махсуслаштырылган гериатрик ярдәмне үстерү тора. Бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен профильле медицина ярдәме күрсәтә торган бүлек яисә үзәкләр, алар Татарстан пенсионерларының актив тормышын озайтырга ярдәм итәчәк. Алдагы ике елда районнарда яшәүчеләр өчен дә гериатрик ярдәм күрсәтелә башлаячак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.

Татарстанда өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтүнең заманча технологияләре гамәлгә кертелә. Аларның кулланылышы һәм пенсионерлар белән эшләү нәтиҗәләре хакында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Иннополис университеты территориясендә “Технологик процесс белән идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгы” (”Кибербезопасность АСУ ТП”) темасына еллык IV конференция эшен башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Бүген Казанның Киров районында “Залесный Сити” торак комплексының беренче чиратын гамәлгә кертү тантанасы булды. Яңа күченүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, комплексны төзегән “Сувар Девелопмент” компаниясе башлыгы Андрей Мочалов котлады.

Бүген Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы яңа Тулы вәкаләтле вәкилен Руслан Харис улы Кәбировны тәкъдим итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International