ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Казан ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясе узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында Кувейт дәүләте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Руслан Кәбиров, ТР Премьер-министры ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Назил Насыйбуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Талия Миңнуллина катнашты.

19
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте урман тармагы үсешенә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” III Россия чемпионатын рәсми ябу тантанасы барышында белдерде.
Бу чарада шулай ук РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Низиров катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин катнашты.
Татарстанда бөртекле ашлыкның тулай җыемы 3,4 млн. тонна тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
ТРда хезмәт иминлеге кагыйдәләре һәм нормалары бозылган өчен 18 млн 62 мең сумга 513 карар чыгарылган. Барлыгы ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 867 тикшерү уздырылган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР дини конфессияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу "Корстон" кунакханә комплексында узды.

Очрашуда РФ ҮМДН рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөфтие Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, ТР баш раввины Ицхак Горелик, "Воздвижение Святого Креста" Рим-католик чиркәвенең Казан шәһәрендәге приходы җитәкчесе Уркеза Диогенес һәм Казан һәм Нократ Рус Православие Иске обряд чиркәве епискобы владыка Евфимий катнашты.

«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларына рәсми керешүе белән котлады.

Котлау телеграммасында Дмитрий Медведев ассызыклаганча: «Тавыш бирү йомгаклары күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасында эшләгән елларда Сез үзегезнең иң яхшы профессиональ һәм шәхси сыйфатларыгызны күрсәттегез, кешеләр ышанычына лаек булдыгыз. Ышанам ки, Сез киләчәктә дә Татарстан Республикасы уңышлы үссен өчен, халкының уңай тормышы өчен мөмкин булганның барысын да эшләрсез. «Бердәм Россия» партиясе исеменнән Сезгә уңышлар сәламәтлек һәм күркәм киләчәк телим».

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КазахстанХөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева белән очрашты. Очрашу "Корстон" КСККнда узды. Анда шулай ук ТР Президенты Ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил зарипов катнаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы Президенты үз вазыйфасына керешү тантанасында катнашкан башка мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева һәм башкалар Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчеге тарихы музеенда булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International