ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Азнакай һәм Мөслим районнарына эш визиты белән барды. Төп максаты – кырларда урып-җыю эшләре барышы белән танышу. 


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Газпром» ҖАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Иннополис шәһәрендә һәм Иннополис университетында булды.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Газпром» ҖАҖ башлыгы Югары Ослан районында урнашкан Иннополис шәһәренә килде.

А.С.Попов ис. технопарк кунаклар караган беренче объект булды.

«Газпром» компаниясе республиканың күп предприятиеләре өчен эре заказчы булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ҖАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашудан соң хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Моннан алда Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер «Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукциясен дә, «Газпром» ҖАҖ мәнфәгатьләрендә файдалануны киңәйтү» проекты юл картасын имзаладылар.

Татарстан тарихында беренче Студентлар мәгариф форумында катнашучылар белән бүген Югары Ослан муниципаль районында ТР Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.

Бүген ТРның Югары Ослан районында Иннополисны сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бүгенге вакыйга белән"Газпром" ААҖ тормышка ашыручы "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестицион проектының беренче этабын тәмамланды. Тантаналы чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллер һәм  "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты.

«Драйлок Технолоджиз» Бельгия компаниясе заводы төзелешен “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә яңадан башлау – Татарстанда проектларын гамәлгә ашыруны вакытлыча туктатып торган инвесторларга уңай сигнал. Бу хакта бүген төзелешне яңадан башлап җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чарада шулай ук Drylock Technologies холдингы президенты Барт Ван Малдерен катнашты.


26
август, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә 24 августтан алып 26 августка кадәр барган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты белән тәмамланды.

Мәскәү халыкара музыка йортындагы бу бәйрәм кунаклары арасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар бар иде.

Музыка йорты холлында Татарстан Республикасы халык кәсепләре күргәзмәсе урнаштырылган иде.

Бүген Татарстанга “Газпром” ГАҖ (Гаммәви акционерлык җәмгыяте) идарәсе рәисе Алексей Миллер килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков каршы алды.
Бүген Казанда “Татспиртпром” ААҖнең Директорлар советы утырышы узды, аның барышында 2015 елның беренче ярты елында компания эшчәнлегенең нәтиҗәләре каралды.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында катнашты. Искәртик, бу көннәрдә Россия башкаласында гадәттәге Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре тәмамлана.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International