ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Дубайда ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якуповның Хосусый сектор үсеше буенча Ислам корпорациясе төбәк бүлекчәсе (Азия) директоры Әхмәд Халид белән очрашуы булды.

Очрашу IV инвестиция форумы (Annual Investment Meeting, AIM) кысаларында узды. Очрашу барышында “Хаҗ” инвестицион-туплау фондын булдыру вариантлары турында фикер алыштылар.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы"ның (АСИ) Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Чара Ново-Огаревода үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 
Бүген Татарстан Республикасы вәкилләре “Дубай Ворлд Централ” (Dubai World Central, DWC) компаниясе вице-президенты Тахнун Саиф белән очрашты.

Очрашу Дубайда ел саен уздырыла торган IV инвестиция форумы (Annual Investment Meeting, AIM) кысаларында узды.
Бүген Кырым Республикасы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмәдә, Татарстанның Кырым белән, аерым алганда, ярымутрауның Бакчасарай районы белән хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Бакчасарайда узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Татарстан делегациясе составында шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры –фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов бар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ул "Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы"ның (АСИ) Күзәтчелек советы утырышында катнашачак. Чара Ново-Огаревода узачак. АСИ Күзәтчелек советында катнашучылар милли рейтинг һәм Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр, дип көтелә.  
2014 елның язында 15 Татарстанлы альтернатив гражданлык хезмәтенә җибәреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин хәбәр итте.
Брифинг язгы чакырылыш кампаниясенә багышланган иде.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген, Дубайда ел саен уздырыла торган AIM инвестиция форумы алдыннан, Татарстан Республикасы делегациясе Шардж әмирлеге сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Әхмәд Мөхәммәд әл Мидф белән беренче очрашуын уздырды. ТР делегациясе составында ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, БГӘдә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, “Иннополис” махсус икътисади зона” ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев бар.

Бүген Татарстан Республикасы делегациясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Дайбайда IV инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM) катнаша. Чара Дубай шәһәрендәге Халыкара күргәзмәләр һәм конвенцияләр үзәгендә үткәрелә. 2014 елгы инвестицион форумның төп максаты -  багланышларны тәэмин итү, бизнес һәм инвестицияләрне стимуллау. 


5
апрель, 2014 ел
шимбә
2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагы нәтиҗәләре турында бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында Татарстанның 40 муниципаль берәмлеге катнаша. Бу гомуми мәйданы 4,8 млн. кв. метрлы күп фатирлы 793 торак йорт. 202,2 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Быелгы программага Әлки, Әтнә, Кайбыч, Чүпрәле һәм Чирмешән районнары кермәгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International