Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонасы күзәтчелек советының беренче утырышы узды. Чарада МИЗның 2013 елдагы эшенә нәтиҗәләр чыгарылды,агымдагы елда эшчәнлек юнәлешләре һәм 2024 елга хәтле перспектив план каралды. Утырыш эшендә шулай ук "Махсус икътисадый зоналар" ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Энергетика министрлыгы коллегиясенең икенче киңәйтелгән утырышында катнаша. Чара РИА "Новости" Матбугат үзәгендә үткәрелә, аннан утырышның туры интернет-трансляциясе оештырылган.