Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Disayn Group Төркия компаниясе директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар.
«Русский Стандарт» корпорациясе президенты Рөстәм Тарико белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук республика яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Спорт проектлары дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыйров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Республикасы оборона министры Имангали Тасмаһәмбәтов «КАМАЗ» ААҖ (Чаллы) һәм «ТАНЕКО» ААҖдә булдылар.
Кунакларны «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде, алар Автомобиль заводының төп җыю конвейерында һәм кабиналар җыю конвейерында булдылар, «КАМАЗ» ААҖнең Фәнни-техник үзәгендәге автомобиль техникасы күргәзмәсен карадылар, шулай ук башка предприятиеләргә керделәр. Анда шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖ президенты-идарәсе рәисе Юрий Слюсарьбелән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Еропа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Казахстан Республикасы Татарстан Республикасының нефть чыгару өлкәсендәге, нефть эшкәртү һәм нефть химиясендәге, автомобильләрне газга күчерү мәсьәләсендәге тәҗрибәсе белән кызыксына. Татарстан, үз чиратында, Казахстан партнерларының банк өлкәсе, аерым алганда, ислам банкингында, шулай ук халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләрендә, аеруча Кытай белән хезмәттәшлек мәсьәләләрендәге тәҗрибәләрен өйрәнергә тели. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Мәсимов белән очрашуында сүз барды.
Премьер-министрлары Кәрим Масимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе әгъзалары бүген Казан ИТ-паркында, «Эйдос» медицина фәне үзәге һәм Казан вертолетлар заводында булдылар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников озата йөрделәр.