ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген Чаллы шәһәренең ИТ-паркында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин җитәкчелегендә РФ Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы булды. Киңәшмәдә “Ростех” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Идел буе федераль субъектлары башлыклары һәм хәрби-сәнәгать оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара төрек мәдәнияте оешмасы (ТӨРКСОЙ) генераль секретаре Дюсен Касеин белән очрашты. ТӨРКСОЙ делегациясе иртәгә “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елы ачылышы тантанасында катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Аднан Сезгин белән очрашты, ул Казанга “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елы ачылышы тантанасында катнашу өчен килгән.

Татарстан Республикасында "Алабуга" махсус икътисадый зонаның резидент компанияләренең предприятиеләрендә бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Казан венчур ярминкәсе Россиядәге венчур бизнесы өлкәсендә иң уңышлы чаралардан санала, шуңа да карамастан, аны оештыручыларга даими рәвештә яңа идеяләр һәм проектлар эзләргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласында ачылган IX Казан венчур ярминкәсе барышында шундый фикер әйтте.


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Казанда Гимнастика үзәгендә бадминтон буенча XXIV Европа чеемпионаты башланды. Турнир ачылышының рәсми тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия милли бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай һәм Европа бадминтон конфедерациясе генераль секретаре Брайен Агербак катнашты.
Бүген “Казаньоргсинтез” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Җыелышта катнашучылар еллык хисапны, еллык бухгалтер хисабын, шулай ук “Казаньоргсинтез” ААҖ финанс эшчәнлеге турында хисапны расладылар.

Бүген Казан ИТ-паркында “Кластерларны үстерү өчен партнерлык” халыкара конференциясе үз эшен башлады. Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы  -  "РЖД" ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International