ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2013 елда Татарстанда хезмәт хаклары буенча бурычларның үсеше күзәтелде. 2014 елның 1 гыйнварына бурыч 119 млн сум тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин ведомствоның йомгаклау коллегия утырышында хәбәр итте.
Утырыш Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең уку-методик үзәгендә узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, , РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, ТР Хөкүмәте вице-премьеры Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзаларын «Дакар-2014» ралли-рейдында данлыклы җиңүләре белән котлады.

«КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзалары белән очрашу Россия Президентының Ново-Огарево резиденциясендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

2013 нче елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан тарифлар буенча 2600 ләп карар, барлык муниципаль берәмлекләрдә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү буенча төбәк стандартларының 220 меңгә якын күрсәткече кабул ителгән. Бу хакта бүген дәүләт комитетының 2013 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга һәм 2014 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында комитет рәисе Марат Зарипов хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Сәнгать академиясе вице-президенты, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты ректоры, профессор Анатолий Любавин белән очрашты.

Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында депутатлар корпусы бик көчле, һәм без әлеге потенциалны кулланырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашуында белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлары һәм башкалар катнашты. Фәрид Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бүгенге чара гадәткә керде инде, 2013 елда ТРннан РФ Дәүләт Думасында депутатларның эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясарга һәм яңа елдагы бурычлары турында сөйләшергә кирәк.


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Министрлар Кабинеты белән “Почта России” ФДУП арасында Татарстан территориясендә Росссия почтасы элемтәсен камилләштерү буенча документ имзаланды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов кул куйган әлеге рәсми кәгазьдә Казан почта логистик үзәге төзү мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек итү күздә тотыла.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бурычы – ТР социаль-икътисади эшчәнлегенең төрле өлкәләре һәм тармакларына мәгълүмат технологияләрен кертү өчен инфраструктура булдыру һәм үстерү. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясе барышында белдерде. Коллегия эшендә шулай ук РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, “Россия почтасы” ФГУП генераль директоры Дмитрий Страшнов катнашты.
2013 елда Татарстан шәһәр һәм районнарында эпидемияләр, авырулар һәм агулану белән бәйле хәлләр теркәлмәгән, бу Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшенең төп уңай нәтиҗәсе булып тора. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ведомствоның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Россия тимер юллары” ААҖ арасында 2014 – 2016 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Бу чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун имзаларын куйдылар.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич беренче тапкыр “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International