ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ю.З. Камалтынов рәислегендә Татарстан Республикасы Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре, балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру буенча район ведомствоара комиссия рәисләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" халыкара инвестицион форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш барышында Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия ветераннар берлеге” Гомумроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе – армия генералы Михаил Моисеев белән очрашты.

ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, “ РФ Оборона министрлыгының Казан суворов хәрби училищесе” җитәкчесе Владимир Чайников һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шакирова катнашты.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Сочи-2013 инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы стендында инжиниринг үзәкләренең республикада булдырыла торган проектлары белән танышты. Проектларны Россия Премьер-министрына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдир итте.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Дрофа” нәшриятының генераль директоры Ирина Кузнецова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, “Татмедиа” ААҖ филиалы “Идел-Пресс” генераль директоры Ришат Хәсәнов һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы халыкара инвестицион форум кысаларында Франция-Россия сәүдә-сәнәгать палатасы (CCIFR) президенты Эммануэль Киде җитәкчелегендәге француз компанияләре вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы стендында булып узган әлеге очрашуда шулай ук “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

Татарстан Республикасының масштаблы проектларны гамәлгә ашыруда уникаль тәҗрибәсе бар, аны бөтен Россия буйлап кулланырга кирәк. Мондый фикерне Саклык Банкы башлыгы Герман Греф иртән узган "Сочи-2013" халыкара инвестицион форум кысаларындагы эшлекле ашта белдерде. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады.


26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Краснодар краеның Сочи шәһәренә килде. Якындагы ике көндә ул "Сочи-2013" халыкара инвестицион форумында катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты прокуратурасында җитәкчелек составындагы кадрлар үзгәрешләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының урынбасары Сергей Зайцев, Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр, район һәм специальләшкән прокурорлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм энергетика системасының система операторы” “Татарстан Республикасы энергия системасының региональ диспетчер идарәсе” ААҖ филиалының яңа диспетчер үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Президентын әлеге визиты барышында “Бердәм энергетика системасының система операторы” ААҖ Идарәсе рәисе Борис Аюев, “СО ЕЭС” ААҖнең Татарстан РДУ филиалы директоры Эдуард Галиев, “Сетевая компания” ААҖ җитәкчеләре, СИГРЭ Административ советы әгъзалары озатып йөрде, СИГРЭ утырышы бу көннәрдә Казанда уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International