ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президентф Рөстәм Миңнеханов “Россельхозбанк” ААҖ идарә рәисе урынбасары Эдуард Иссопов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.

Кичә, 2013 елның 5 августында, 62 нче яшендә “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” проекты идеологларының берсе, TatCenter.ru эшлекле порталын булдыручыларның берсе, икътисад фәннәре докторы Александр Николаевич Юртаев вафат булды. 12 елдан артык, 1998-2011елларда, Александр Юртаев ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшләде, соңыннан – Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында, ул дәүләт идарәсен мәгълүматлаштыруга, шул исәптән, “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын гамәлгә кертүдә зур өлеш кертте.

Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль Штабы начальнигы - Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов катнаштылар.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләр 54 республика кешесенә тапшырылды.


5
август, 2013 ел
дүшәмбе

Иннополис, Кама инновацион кластеры һәм инжиниринг үзәкләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов катнашты.

Бүген Казанга Барселонадан су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты флагын китереп җиткерделәр. Бу вакыйгага багышланган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


4
август, 2013 ел
якшәмбе

Яңгырлар яву сәбәпле, республикада бөртеклеләрне җыеп алу темплары үткән елгы күрсәткечләрдән 2 тапкырга калыша. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислгендә үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.


3
август, 2013 ел
шимбә
Бүген Төмәндә XIII федераль Сабантуй узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев катнаштылар. 
Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов бүген Төмәнгә эш визиты кысаларында Җәмигъ мәчетендә һәм Татар мәдәнияте үзәгендә булды. Аны Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев озатып йөрде.

2
август, 2013 ел
җомга
Бүген “Салават” җыр театрының 25 нче сезонындагы икенче концерты булды. Ул Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендә барды.

Салават Фәтхетдиновның концертлары 25 нче тапкыр 1августтан 15 нә кадәр гадәттәгечә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза.

Җыр театрының 25 еллыгына багышланган бүгенге бәйрәм тамашасында Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә ханым да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International