ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә. Ул анда Русия Федерациясенең сайланган Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнаша. Тантана турыдан-туры эфирда үзәк телеканалларда күрсәтелә. Аны Беренче канал, "Вести" канала һ.б. трансляцияли. Турыдан-туры эфирның башлану вакыты - Мәскәү вакыты белән 11:30.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында быелгы сезонда Россия чемпионы исемен яулаган “Казаночка” хатын-кызлар баскетбол командасын хөрмәтләделәр. Чара Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.

6
май, 2012 ел
якшәмбе
ТР Президенты Биектау, Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләре башкарылган кырларны карады, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

5
май, 2012 ел
шимбә
Бүген Камал театры бинасында сугыш һәм хезмәт кырларында Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән татарстанлыларны хөрмәтләделәр. Ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Тантаналы җыелышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты. Ватан азатлыгы өчен көрәштә яу кырларында башларын салган сугышчылар бер минут тынлык белән искә алынды.

4
май, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче муниципаль районнарында булды. Питрәч районында Президент язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Республика башлыгы “Ак Барс – Питрәч” агрофирмасы кырларын караганнан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән аралашты. ТР Президенты чәчү эшләре барышы һәм бүген аграрийларны борчыган проблемалар белән кызыксынды.
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Анда Президентка һәм министрлыкның җитәкчелек составына әлеге министрлыкның яңа башлыгы булып билгеләнгән полиция генерал-майоры Артем Валерьевич Хохорин тәкъдим ителде. Шушы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ЭЭМның башка ведомстволардагы барлык партнерлары, министрлык подразделениеләре җитәкчеләре, руханилар, министрлык карамагындагы Җәмәгать советы вәкилләре һ.б. катнашты.

3
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа проектларны этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында катнаша.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Рикен физик һәм химик тикшеренүләр институты (Япония) президенты, Нобель премиясе лауреаты профессор Рьодзи Нойори белән очрашты.

Бүген Казанда Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин белән хушлаштылар. Г.Камал театрына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, мәдәният, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International