Бүген Татарстан Республикасы башкаласына ике көнлек визит белән Беларусь Республикасының рәсми делегациясе килде. Көндезге сәгать 12дә Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский җитәкчелегендәге рәсми делегация әгъзалары белән очкыч "Казан" халыкара һава аланына килеп төште.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе составында Төркия Республикасына китте. Делегацияне Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев җитәкли.