"Сочи-2013" халыкара инвестицион форумы - эшлекле очрашулар, яңа элемтәләр һәм эшлекле партнерлар эзләү өчен әйбәт мәйданчык ул. Мондый фикерне бүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" форумы кысаларында "Ренова" компанияләр төркеме директорлар советы рәисе, "Сколково" фонды президенты Виктор Вексельберг белән очрашты. Очрашуда шулай ук "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Алга киткән нефть чыгару сәнәгате булу Татарстанның икътисадый һәм социаль үсеше өчен нигез булып тора һәм киләчәктә дә шулай булып калачак. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" форумының “Чимал регионнары: киләчәк буыннар өчен стратегия” темасына панель дискуссиясе барышында әйтте. Дискуссиядә шулай ук РФ энергетика министры Александр Новак, "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, "Лукойл" ААҖ башлыгы Ваһит Алекперов, Ханты-Манси округы губернаторы Наталья Комарова катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" халыкара инвестицион форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш барышында Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Сочи-2013 инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы стендында инжиниринг үзәкләренең республикада булдырыла торган проектлары белән танышты. Проектларны Россия Премьер-министрына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдир итте.