ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген Теләчедә Сабантуй бәйрәме узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары арасында СКА хоккей клубы президенты Геннадий Тимченко, Россия Теннис федерациясе Попечительлек советы әгъзасы Андрей Бокарев, Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Анвер Алмаев та бар иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби фонды генераль директоры Мөхәммәт Сәеф Әл Суваиди белән очрашты.

10
июнь, 2012 ел
якшәмбе
Бүген “Татарстан” меди-клубының пленар утырышы узды. Утырыш Казанда “Сәфәр-Отельдә” үткәрелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Болгарда Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чаралар уза. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов катнаша.

9
июнь, 2012 ел
шимбә
Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов IT-паркның беренче бинасы – булачак “Иннополис Казан” территориаль-махсус инновацияле үзәге нигезенә, яшь буынга юллама белән капсула салу тантанасында катнашты.
Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстанга сәфәре кысаларында IT-паркта “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге активы белән очрашты. Бу аның “Бердәм Россия” лидеры буларак партиянең төбәкләрдәге активы белән тәүге очрашуы иде. Билгеле булганча, “Бердәм Россия”нең 26 майда узган съездында Дмитрий Медведев партиянең рәисе итеп сайланган иде.
“Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” территориясендә Ан-70 хәрби-транспорт самолетын җыю буенча яңа завод төзергә планлаштырыла. Бу хакта принципиаль карар бүген стратегик авиация үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан кабул ителде. Бу хакта журналистларга киңәшмә ахырында РФ оборона министры Анатолий Сердюков хәбәр итте. Ул кораллану дәүләт программасында 2020 елга кадәр шундый 60 самолет сатып алу каралганлыгын әйтте. Хәзер әлеге модель Украинада гына ясала.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Беловны ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча департамент җитәкчесе итеп билгеләү турындагы Указны имзалаган.
Казанда эшлекле сәфәрдә булган Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге минутларда “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”ндә авиация тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра.
Бүген Казанда татар имамнарының өченче бөтенроссия форумы эшен дәвам итте. Пленар утырышта РФ Президенты Администрациясенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча департаменты башлыгы Илья Баринов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, РФнең 55 төбәгеннән 910 дин әһеле катнашты. Быел форум Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәсми сайты аша турыдан-туры трансляцияләнде. Йөз илле биш кешелек иң зур делегация Башкорстан Республикасыннан килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International